ЙӨРӘКЛӘНҮ ф. Кыюлану, батырлану. Җәгъфәрнең артык карап торырга түземе җитмәде, тешләрен кысып, йөрәкләнеп, баскычтан иптәшләре – нөгәрләр янына йөгерде. Ф.Латыйфи

Йөрәкләнә төшү Бераз йөрәкләнү

Йөрәкләнеп алу Тиз арада, кинәт йөрәкләнү. [Бия] Казан урамнарында башын салындырып кына йөрсә дә, кайту юлына чыккач, йөрәкләнеп алды һәм «эһ» тә итми җилдертә торды. Ф.Яхин

Йөрәкләнеп бару Эзлекле рәвештә акрынлап йөрәкләнү; батырлык, кыюлык кебек сыйфатлар даими арту

Йөрәкләнеп китү Кинәт, берәр нәрсә тәэсирендә яки үзеннән-үзе йөрәкләнү. Һәм Иргали тәвәккәлләде, йөрәкләнеп китеп, бөтен ихтыярын бергә туплады да җиңелчә генә ишек келәсенә кагылды. М.Хәсәнов. Ә инде үсеп җиткәч, Йөрәкләнеп тә киткәч, Гайрәтләнеп тә җиткәч, Уйлаган ул беркөнне, Тыңламыйча беркемне, Азрак уйнап килергә, Зур урманда йөрергә. Р.Миңнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә