ЙӨРӘК и. анат. 1) Кешенең яки хайваннарның сул күкрәк куышлыгына урнашкан, кан әйләнешен тәэмин итә торган мускуллы капчыксыман әгъза. Шуннан [Фәридә] йөрәк авырулы хаста булып чыкты, гомере буе мантымады. А.Гыйләҗев. Зөһрәдә тумыштан килгән йөрәк авыруы булган икән. Ф.Хөсни. Теге юаш, юньле Зөфәр дә йөрәк чиреннән моннан утыз биш еллар элек үлгән иде инде, бичара. М.Мәһдиев

2) күч. Кешенең һәртөрле хис, тойгы, кичерешләр җыелмасы символы. Халык йөрәгенә иңгән шушындый җырлары булу шагыйрь өчен олы бәхет түгелмени?! М.Галиев. Әйтә торгач үз-үземә: «Түзә белергә кирәк!» Югалтулар җәзасына, Кырыс язмыш ярасына өйрәнә бара йөрәк. М.Нәзиров // Мәхәббәт хисләрен белдерә торган символ. Мәхәббәте булмагач соң, Ничек яшәр ул йөрәк? Йөрәккә бит үз дигәне, Үз сөйгәне – син кирәк! Г.Зәйнашева. Безнең йөрәкләрдәге сезгә булган мәхәббәт һәрвакыт ялкын кебек кайнар, беренче күз яшебез кебек саф. Ш.Хөсәенов

3) күч. Кешенең эчке дөньясы, күңеле. Меңләп кешенең шатлыклы йөрәк талпынуы белән атылып чыккан көчле «ура» тавышы бөтен чиркәү эчен яңгыратты. Ш.Усманов. Без яшәгән илнең матурлыгын Йөрәк белән кирәк тоярга. С.Хәким. Хатирәләр түреннән чыгып, Искәндәрев алдына баскан, аның йөрәген туктаусыз борчып торган сорау шушы иде. Ә.Еники

4) Интуиция. Кайдадыр якында гына үлем сагалап йөргәнен йөрәге белән тоеп, бер мизгелгә үкереп җибәрәсе килсә дә, тешләрен кысып тыелып калды. Р.Мөхәммәтҗан

5) Кайбер сыйфатлар белән килгәндә, кешене билгеләгән эчке табигате, холкы. Мин сине олы йөрәкле, кыю егет дип йөрсәм, син, Әнвәр, вак җанлы мещан икәнсең. Р.Ишморат. Кешелекне күрдем, шәфкатьлене, Миһербанлыларны, гамьсезне. Саф йөрәкне, изге күңеллене, Мәкерлене, шактый мәнсезне. М.Шиһапов. Әлеге мыскыллауларга таш йөрәк тә түзмәс иде. Н.Гыйматдинова

6) күч. Тәвәккәллек, кыюлык, гайрәтлелек. [Телефонист:] Әгәр дә егет булсаң, командирыңа төзәп атылган дошман пулясын, күкрәгеңне куеп, килгән юлыннан туктат. Билгеле, моның өчен йөрәк кирәк. Ф.Кәрим. --- авыз ачып сүз дәшәргә дә йөрәге җитми. А.Вергазов

7) күч. Күңел; намус, вөҗдан. Мин кабыздым җырда ялкын итеп йөрәгем һәм хаклык кушканны. М.Җәлил. Йөрәк кушканны тыңласаң, Акыл белән эш итсәң, Юлың һәрвакыт уң булыр. Ә.Хәсәнов

8) күч. Нәрсәнең дә булса үзәге. [Иван] Йөрәгеңә чиркәү салып куйган, Сызламасын нигә йөрәгең?! Х.Әюп. Сугыш башланып өлгермәде, дошман инде безнең илебезнең йөрәгенә сузыла башлады. И.Гази

9) йөрәгем тарт. форм. ирк. Ярату хисе белән әйтелә торган мөрәҗәгать сүзе. [Мәҗит:] Кал инде, Асиякәем, йөгермә инде, кал инде, йөрәккәем! З.Зәйнуллин

Йөрәге боз Мәрхәмәтсез, хисләргә ярлы, һәрнәрсәгә битараф кеше. Йөрәген алу Искәрмәстән куркыту; борчу, кайгы китерү. Йөрәгенә ия булу Үзенә карату, кемнең дә булса мәхәббәтенә ирешү. Йөрәгендә эт үлгән Битараф, салкын, сүлпән, ваемсыз (кеше). Йөрәгендә эт үлмәгән булса, авыл кешесе бер генә мизгел дә тик утыра алмый бу чакта. Җ.Рәхимов. Йөрәген телеп алу к. йөрәк итен ашау. Йөрәген яралау Кемгә дә булса борчу, кайгы, рухи газап китерү. Йөрәге салкын к. йөрәге боз. Йөрәк аксау Йөрәкнең сәламәтлеге начарлану, еш-еш авыртып тору. [Фәхри:] Ә менә хәзер сәламәтлек бик какшады, йөрәк аксый, Дамир энем, йөрәк. Д.Салихов. Йөрәк алгысу к. йөрәк җилкенү. Йөрәк алыну Куркуга бирелү. Йөрәк атылып чыгарга җитү Дулкынланудан, куркудан һ.б.дан йөрәк еш-еш тибү. Йөрәк ачыну (ачыту) к. йөрәк әрнү. Бераздан тәмам айныдым, бары тик йөрәк ачытуы гына һаман сизелә иде. М.Юныс. Йөрәк ачысы Баштан узган газап, авыр сынаулардан соң күңелдә сакланган кичерешләр. Йөрәк аша Акыл белән тоеп, аңлап, күңелдән кичереп. Беләсең микән, синең барлык кичерешләрең, яндырып-яндырып, минем йөрәк аша да узды. Р.Низамиев. Үзенең һәм башка тоткыннарның өстенә карагач, хәлләренең мөшкеллеген, мескенлекләрен тагын бер кат йөрәге аша кичереп, язмышына чын рәнҗү белән рәнҗеде Мотаһир. Р.Кәрами. Йөрәк ашкыну к. йөрәк җилкенү. Әнә атлар чыдаша алмый, баскан җирендә түзә алмый торалар, гүя йөрәкләре ашкына, гүя әллә кемне тизрәк алып китәргә ашыгалар. Г.Ибраһимов. Йөрәк әрнеткеч к. йөрәк өзгеч. Йөрәк әрнү 1) Бик нык кызгану, аяу. Безнең арада акыллылыгы белән аерылып торган, әти-әнинең иң яраткан улы булган Искәндәр энемнең хатынын да юлдан яздырды. Хәзер менә шул киленне күргән саен, йөрәгем әрни. Ф.Галиев; 2) Чиктән тыш борчылу, тынычсызлану, рухи газаплану. Үпкәләдем шулчак табигатькә, Әрнеп куйды, никтер, йөрәгем. Ошатмадым аның гүзәллеккә Явызлыкны өстәп биргәнен. Н.Мадияров. «Өйләнгәч» дигән сүзне болай гына, йөрәк әрнүдән генә әйтәм. Г.Ибраһимов. Йөрәк басылу Тынычланып калу; курку, шикләнү һ.б.ш. хисләрдән арыну. Йөрәк бәйрәме Гашыйклар, сөешкән парлар өчен шатлыклы көн. Ул көн йөрәк бәйрәме иде. Ф.Латыйфи, Р.Якуш. Йөрәк бизмәненә салу Эшнең һәр ягын уйлап, күңелдән кичереп, үлчәп карау. Моны күреп, һәр әйткәнен йөрәк бизмәненә салып утыруның иренә никадәр газаплы икәнен --- бичара хатын башына да китерә алмый иде шул. Ф.Латыйфи, Р.Якуш. Йөрәк бозгыч Юк-бар белән кәеф кыручы, күңелне кайтаручы. Беләсең килсә, йөрәк бозгыч кына ул. З.Хөснияр. Йөрәк бозлану Бик нык борчылу, катып калу. Мин аңардан әллә кайчан киткән булыр идем инде, тик кызым турында уйласам, аңа гомер буе «әтиең юк», яисә «әтиең сезне ташлап киткән», яки «әтиегезне калдырып киткәнсез» дип әйткәннәрен күз алдына китерсәм, йөрәгем бозлана. Ф.Углов. Йөрәк бозу Кәефне кыру, борчу, газаплау. [Мисбах:] Ярый, хуш, Нуретдин. Сөйләшә башласам, йөрәгем бозыла. К.Тинчурин. [Гамил әнисенә:] Ярар, юк өчен йөрәгеңне бозма. Ә.Фазылҗанов. Ул алай күп уйланып, юкка-барга йөрәк бозып яшәргә күнекмәгән иде. Н.Фәттах. Йөрәк бушату Күңелдәгесен уртаклашу, баштан кичергәннәрне икенче берәүгә сөйләп бирү. Йөрәк дусты 1) Сердәш, ахирәт; 2) Яраткан, сөйгән кеше. Мин калдым аерылып Йөрәгем дустыннан. Ул җиңеп кайтканчы, Мин китмәм шушыннан. М.Җәлил. Йөрәк елау Көчле вөҗдан газабы, үкенү хисләре кичерү. Күренеп тора ич: йөрәге елый аның... Бик тә, бик тә бәхетсез кеше ул. Р.Сибат. Йөрәк «елк» («дерт») итү Сискәнеп кую, шикле уй йөгереп үтү. Малайның йөрәге «елк» итеп куйды: Бамбук, чынлап та, аларның нәселеннән микәнни? А.Хәлим. Шул чакта әллә ничек кенә йөрәге «дерт» итеп куйды. Ф.Латыйфи, Р.Якуш. Йөрәк «жу» итү Бик каты курку, курку алу. Шул вакытта минем йөрәгем «жу» итеп алды: таза егет – мин егерме еллар элек, дүртенче класста, антипедагогик алымнар белән җәзалаган ташбаш Сәүбән иде ... М.Мәһдиев. Бар тирәне томалаган буран эченнән караеп торучы ялгыз будканың кар сарган ишеген күргәч кенә, Алсу үзенең ни хәлдә калуын аңлап алды, йөрәге «жу» итеп куйды. А.Сафин. Сәгыйтьнең йөрәге «жу» итеп китте: кызый әз генә мыштырдаса, аны шундук хедер эләктереп алачак иде. Н.Фәттах. Йөрәк җилкенү Нәрсәгә дә булса түземсезлек белән омтылу, дулкынлану һ.б.ш. хисләр кичерү. [Габделхәйнең] Шатлыктан йөрәге җилкенеп куйды. Н.Фәттах. Клубта биеп, күңел ачып талчыккан, әмма йөрәкләре җилкенгән, күңелләре очынган яшьләр соң гына өйләренә таралалар. Ф.Сафин. Көләч зәңгәр күк, саф диңгез һавасы, чыннан да, тынгысызлыктан арыган күңелгә шифалы ял биреп, йөрәк җилкенүен басарлык иде. М.Юныс. Йөрәк җилпенү к. йөрәк җилкенү. Агачлар яфрак яра, кошлар коралар оя. Шулчак йөрәк җилпенеп, күңел ашкына кая?! Акъегет. Йөрәк җимешем Яратып, иркәләп эндәшү сүзе. Минем янда бердәнберем, йөрәк җимешем – син бар бит әле! Р.Низамиев. Йөрәк җиңеләю Күңелгә, җанга тынычсызлык китергән нәрсәдән арыну; җиңеллек хисе тою. Шул хәбәрдән аның хәзер йөрәге җиңеләеп, күңеле җылынып китте. З.Садыйков. Йөрәк җитү Нинди дә булса эшне эшләргә батырчылык итү; куркыныч янаса да тәвәккәлләү. [Мулла:] Ничек тә өркетергә кирәк бу явызны [аюны]. Шуңа йөрәгегез җитәрме, егетләр? Җ.Рәхимов. Иелгән башны күтәреп, алга карарга йөрәк җитми – юлның очы тау үренең әллә кайсы төшләренә китеп югала. З.Зәйнуллин. Монысына йөрәге җиткән малайлар юк диярлек. Ә.Баянов. Йөрәк җылысы 1) Ярату, хөрмәт итү, якын итү хисләре. Юкка-барга сарыф ителмәгән йөрәк җылысын ул алар өчен саклый, дуслыкка, урнашкан мөнәсәбәтләргә бик сак һәм җаваплы карый иде. З.Садыйков; 2) Чын күңелдән, бик тырышып, җанын-тәнен биреп (эшләү турында). Көнкүрештә кулланылган балчык, бакыр һәм көмеш савыт-саба, тормыш кирәк-яракларына, һөнәрчелек әйберләренә – барысына да моннан йөзләрчә еллар элек яшәгән кешеләрнең йөрәк җылысы сеңгән. Ф.Латыйфи. Авыр елларда йөрәк җылысын салып, киләчәккә якты өметләр баглап иҗат иткән татар хатын-кызларының тарихи әһәмиятле әсәрләре белән яшь буынны киңрәк таныштыру безнең алда зур бурыч булып кала. М.Гайнуллин. Йөрәк итен ашау (талау, телгәләү) Бертуктаусыз бәйләнеп аптыратып бетерү, интектереп тору, тиешле-тиешсез гаепләп тору. Кая гына башым куйсам да, Кайгы талый йөрәк итемне. М.Җәлил. – Ярар инде, ашамагыз йөрәк итемне, мөдир белән гыйшык тотуыңнан файдаланып, япь-яшь башың белән анаң кебек кешегә тел тидерәсең!дип әйтеп салмасмы! Ә.Айдар. Җиде ел эчендә син минем шактый йөрәк итләремне ашадың. Г.Камал. Йөрәк итенә үтү Нинди дә булса хәлне, вакыйганы авыр кичерү, газаплы тойгыларга дучар булу. Йөрәк итенә ябышып үсү Һәрвакыт истә (күңелдә) булу, оныта алмау (сөйгән яр, яраткан кеше турында). Йөрәк ишеген шаку Ярату тәкъдим итү. «Икенче атнада ук капитан Хираҗ Камалиев йөрәк ишегеңне шакыр, чибәркәй, көтеп кенә тор», – дип тә һаваланган иде. Ф.Сафин. Йөрәк кагу к. йөрәк атылып чыгарга җитү. Йөрәк кайнарлану Дәртләнү, хис-кичерешләр белән тулу. Кайсы татарның, бу моңнарны тыңлаганда, йөрәге кайнарланмас?! А.Гыйләҗев. Йөрәк кайнау 1) Борчулы уй-хисләр эчендә йөрү, хәсрәтләнү; 2) Ачу килү, көчле ярсу, нәфрәт хисе кичерү. Ул боларның кайдан килүләренә, шулкадәр күплекләренә гаҗәпкә кала, берсеннән-берсенең кызганычлыгына исе китә, шундый әдәпсез малайлар, ирдәүкә кызларның уйнашуларына, сүгешүләренә йөзе кызара, йөрәге кайный, үзен-үзе оныта иде. Г.Исхакый. Йөрәк калмау Куркып бетү, хафага калу. Йөрәк канау Бик каты рухи газап кичерү. Оныттыңмы әллә? Хыянәтең яралады – йөрәк канады. Р.Әхмәтҗан. Йөрәк канына манып Хис һәм акыл аша үткәреп, бөтен сизгерлеген җыеп. Укыганмы ул асыл патшабикә Батыршаның йөрәк канына манып язган зарлы сүзләрен? Җ.Рәхимов. Йөрәккә басу Күңелнең иң нечкә хисләренә тәэсир итү, дулкынландыру, төрле хисләр уяту (нинди дә булса уен коралында уйнап, җырлап яки биеп). Йөрәккә басып (килү) Кемнең дә булса күңелендә курку, шик, шом һ.б.ш хисләр тудырып, күзләренә туп-туры карап, каршысына бару. [Рухия] Әле һаман бер урында басып торган Равилне күреп, авыз чите белән генә, әмма тирә-якны барыбер балкытып елмаеп куйды һәм ялт итеп борылды да тагын шулай йомшак кына Равилнең йөрәгенә басып, кире килә башлады. В.Нуруллин. Йөрәккә боз булып утыру Күңелдә бик авыр, ямьсез, күңелсез тәэсир калдыру. Маңгайдан аккан ачы тир Табанга җитсә тоз булыр, Колактан кергән ачы сүз Йөрәккә җитсә боз булыр. Мәкаль. Йөрәккә җылы керү (йөгерү) Өмет уяну, ышаныч барлыкка килү; тынычлану, шикләнү, аптырау хисләре юкка чыгу. Первушинның йөрәгенә җылы йөгерде: сәгать йөри, димәк, аңа да алга таба хәрәкәтләнергә кирәк! Г.Паушкин. Йөрәккә йон (мүк) үсү Битараф калу, дәртсез булу, салкын карашлы булу. [Андрей:] Йөрәкләребезгә мүк үскән... Ләмгә кердек тә баттык. К.Нәҗми. Украин егетенең шашкынлыгын йөрәгенә мүк үсмәгән һәр солдат төшенә ала. Р.Ишморатова. Йөрәккә кабу (кабыну) Бик авыр, начар тәэсир итү. Ачудан Җәмиләнең йөрәгенә капты, хәле бетте, ләкин хәзер аның җиңел генә чигенәсе дә килмәде. Н.Фәттах. Йөрәккә кадалу Бик авыр тәэсир ясау, рухи интегүләр тудыру. Теге чокырда Бакшанов белән ансат кына сөйләшкән сүз хәзер ук шикелле йөрәккә кадала икән! Ш.Маннур. Нәрсәсе бигрәк тә йөрәккә кадала: синең яхшылыгыңны пычракка салып таптыйлар. Г.Бәширов. Йөрәккә кадау Авыр, ачы сүзләр белән кимсетү, рәнҗетү. Йөрәккә (кара) кан саву (саудыру) Чиктән тыш газаплану, зур кайгы-борчуга дучар булу; зур авырлык, газаплар кичерү. Янгыннан соң өйсез калып, Тайфә карчыкның тавык кетәге кадәр йортында иза чигүләрен исенә төшереп, йөрәгенә кан сава. Ф.Сафин. Хәшәрәт Гитлер белән сугышып, мәхшәри яуда башларын салган ирләрен, бәлки исәндер, менә кайтыр әле диеп көткән күп балалы яшь хатыннар йөрәгендә өмет, шомлы шиккә әйләнеп, йөрәккә кан саудыра. З.Зәйнуллин. Ә ул, йөрәгенә кан саудыра-саудыра, саргайтып киптерде Чыңгызны. З.Садыйков. Йөрәккә (үтеп) керү (кереп утыру) 1) Көчле тәэсир итү, онытылмаслык булып истә калу. Бу сүз Нәгыймәнең йөрәгенә кереп утырды. Г.Ибраһимов. Аларның һәр авазы аңлаешлы, йөрәккә үтеп керә. Ф.Сафин; 2) Кемнең дә булса хөрмәтенә, ышанычына ия булу; симпатия, мәхәббәт яулап алу. Менә бу кыз йөрәгенә керер, Диләрә урынын алыр шикелле иде. З.Садыйков. Йөрәккә көч керү Үзен көчле итеп хис итү, батыраеп китү. Тәрәзә ватылып, алдымда ак карлы урам калыккач, йөземә җан иясе кебек тере җил килеп бәрелгәч, йөрәккә көч кергән иде. С.Хафизов. Йөрәккә (сары) май (кебек) булып яту Тынычландыру, борчылуларны басу, күңелгә бик хуш килү, кәеф күтәрелеп китү. Кәүкәбелҗәннәт ханымның күрешкәндә: – Исәнмесез!диюе үк Руфинәнең йөрәгенә сары май булып ятты. Ф.Садриев. Егетләрнең сүзләре аның йөрәгенә сары май булып ята. Р.Хәмид. Йөрәккә май яккандай к. йөрәккә май булып яту. Шул кызның оялчан мөлаемлык белән капыл гына үзенә күз ташлап алуы, йөрәккә май яккандай саф тавышы күңелендә яңарып, күкрәк турысын кытыклап куйды. А.Вергазов. Йөрәккә сеңдерү Ишеткәнне, укыганны һ.б.ны хәтердә калдыру. Йөрәккә сеңү Нык истә калу. Фикер җебе, бер вакыйгадан икенчесенә сузылып, йөрәккә сеңеп калган аерылу минутларына килеп тоташты. И.Гази. Яшьлеге юлында тәүге мәхәббәт булып йөрәгенә сеңеп калган Тутыя атлы шул кыз күптән онытылырга тиеш иде ләбаса. Җ.Рәхимов. Йөрәккә суык йөгерү Куркыныч булып китү, шомлану. Аз гына селкенсәң, күзгә күренмәс җеп тартылып куя, тирә-юнеңдә ниндидер шикле хәрәкәт барлыкка килүен сизеп, тын кысыла, йөрәккә суык йөгерә. Ф.Сафин. Йөрәккә таш булып утыру (яту) к. йөрәккә боз утыру. Боларны ишетеп, хатынның йөрәгенә таш утырды. А.Шамов. Йөрәккә таянып Хис-тойгыларга бирелеп, күңел кушканча. [Айтуганов:] Безнең колхозда йөрәккә таянып кына бер нәрсә дә эшләнми, иптәш Сәүбанов. Г.Ахунов. Йөрәккә тию 1) Йөрәк авырта башлау; 2) к. йөрәккә кадалу. Гөлсемнең уенын-чынын бергә кушып әйткән сүзләре шундук аның йөрәгенә барып тиде. Н.Фәттах. Йөрәккә (йөрәк ярасына) тоз салу (сибү) Бик нык кәефне җибәрү, ачуландыру (авыр, кайгылы, борчулы һ.б.ш. сүз, хәбәр сөйләп) күңел ярасын яңарту. Шуңа күрә ул аның ачуын китерү, йөрәгенә тоз салу нияте белән, юри бераз арттырып та җибәрде. Н.Фәттах. [Лилия:] Нигә минем йөрәгемә тоз саласың? Д.Салихов. Бу – аларның даими рәвештә сызлап аптыраткан йөрәк яраларына тоз сибү. Ә.Сафиуллин. Йөрәккә төер төшмәсен Кайгы-хәсрәт, борчу, газап килмәсен. – Кул нәрсә ул, йөрәккә төер төшмәсен, – дип, уенга уен белән җавап кайтарды Заһит. М.Әмирханов. Йөрәккә төшү 1) Сабырлыкны, түземлекне бетереп, шул дәрәҗәгә җиткереп интектерү, җәфалау (авырту, каты салкын, ачлык һ.б.ш. турында). Ярама пычрак кергән ахры, шеште, йөрәккә төшеп сызлый. Г.Тавлин. Изүгә кар тула, суыгы йөрәккә төшә, эчәкләргә хәтле шакыраеп ката кебек. Р.Кәрами. Итекләрен дә үзе салырга ниятләгән иде дә, ләкин, тарта башлау белән, йөрәгенә төшеп аягы сызларга тотынды. В.Нуруллин; 2) Бик еш борчу, йөдәтү, тынычлык бирмәү; 3) к. йөрәккә керү. Шул Фәридә Кудашеваның чыгып «Ашказар» көенә моңлы җырлавы йөрәгемә төште, күз яшенә бик саран булсам да, җаннарым әллә нишләп, яшьләрем агылып төшкәнен сизми дә калдым. Н.Исәнбәт. Бу малайның күз карашы йөрәгемә төште, тавышы, акыллы сүзе бөтенләй хәлемне бетерде. Г.Ибраһимов. Йөрәккә тышау салу Тыелып тору, уйлаган уйдан, теләктән, нияттән баш тарту, хисләргә буйсынмау. Аның янына кайтырга күпме җыенды, әмма әйтеп аңлата алмаслык ниндидер хис аның йөрәгенә тышау салып торды. Н.Хәсәнов. Йөрәккә ук булып кадалу к. йөрәккә кадалу. Кәримәнең туган телнең нәрсә икәнен аңламавы Рахманкуловның йөрәгенә ук булып килеп кадалды. М.Юныс. Йөрәккә ут кабу 1) Гашыйк булу; 2) Кайгыру, борчылу, хәсрәт чигү. Кыскасы, боларны Рабига көлә-көлә сөйләде, әмма егетнең йөрәгенә ут капты. Ф.Сафин. Йөрәккә ут салу 1) Гашыйк итү, мәхәббәт хисе уяту. Идрис ул чакта теләсә кайсы кызның йөрәгенә ут салырлык егет иде әле. Н.Фәттах. Сызылып киткән кара мыек йөрәгемә ут салды. Бер көн озата килде дә әллә кая югалды. Г.Зәйнашева; 2) Дәртләндереп җибәрү, өмет барлыкка китерү, нәрсәгәдер омтылыш бирү; 3) к. йөрәк яну. Йөрәккә үткәреп Аң-зиһенгә җиткереп, ачык итеп, көчле тәэсир итеп (әйтү, җырлау, язу турында). Йөрәккә чыдый алмау Бик нык борчылу, тынгысызлык халәтендә булу. Шактый түзеп утыра да, йөрәгенә чыдый алмагач, сүз сорап ала ул. Т.Нәҗмиев. Йөрәккә шифа булу к. йөрәккә ял булу. --- ирсез хатынга ара-тирә эләккән бәхетле минутлар гына аның китек күңелен төзәтә алмый, йөрәгенә шифа була алмый. Р.Кәрами. Йөрәккә шом салу Күңелгә вәсвәсә салу, курку, шик тудыру. Сөембикә белә иде: ир-канаты канында күчмә төрки халкының мәңге җуелмас сагышы бар, ул сагыш Сөембикәнең үзендә дә вакыт-вакыт тавыш бирә, --- дәшә, йөрәккә шом сала. М.Хәбибуллин. Гөлҗамал да кабынып китте: – Бер дә юкка баланың җанын талкып, йөрәгенә шом салып утырма әле, карт! Ф.Садриев. Йөрәккә шырпы кадау Авыр тойгылар уяту. Ә малайлар --- шунда йөрәккә шырпы да кадап алалар: – Нәгыйм абыйлар кибәннәрен очлап килә, безнеке яртысына да җитмәгән. М.Әмирханов. Йөрәккә ябышу к. йөрәккә кадалу. Авыз оясыннан сүз кошы чыгып очуга, акылым кушланып, «ник әйттем икән» дигән хәсрәтем йөрәгемә ябышты. Ф.Яхин. Йөрәккә якын алу Чамадан тыш игътибар итү; бик тирән кичерү. Йөрәккә якын (итү) Үз итү, үз күрү, хөрмәтләү. Әмма олыгая барган саен, туган төбәк йөрәккә якынрак була икән. Б.Камалов. Йөрәккә ял булу Кайгы-борчылулар онытылу, тынычланып калу; кәеф күтәрелү. Ике күреп бер сөйләшсәм, Йөрәгемә ял була. Җыр. Йөрәккә ялкын салу к. йөрәккә ут салу. Йөрәккә ярып салу Катлаулы, авыр нәрсәләр турында үтемле итеп аңлатып бирү. Ул шундый оста педагог: нинди чуалчык, аңлашылмаган мәсьәләне шундый ачык, җиңел генә итеп йөрәгеңә яра да сала инде. Г.Газиз. Йөрәккә яту 1) Уңай тәэсир калдыру, ошау, теләкләргә туры килү. Кичәдәге башка нәрсәләр дә, ничектер, халыкның йөрәгенә ятты. Г.Ибраһимов; 2) Тәм табып ашау, тәмле булу. Йөрәккә ятышлы Күңелгә ошаган, канәгатьләндерә торган; ягымлы, күркәм. Җайлы шундый, сабыр сүзләре йөрәккә ятышлы. Г.Ахунов. Йосыпов ачык елмаеп, калын, йөрәккә ятышлы тавыш белән, һәр сүзнең тәмен татыгандай, ашыкмый гына җавап бирде. М.Маликова. Йөрәккә яшерү Серләрне күңел түрендә генә йөртү, башка берәүгә белгертмәү, сиздермәү. Йөрәк кешесе Шәфкатьле, аңлаучан, ярдәм итүчән. Йөрәк киселү Ачлыктан интегү, бик бетеренү. Бу эшти белән бер кашык боткадан тәмам йөрәк киселде. Н.Исәнбәт. Йөрәк кубу к. йөрәк алыну. Йөрәк кузгалу Кәеф бозылудан, тирән дулкынлану, борчылудан кинәт йөрәк авырта башлау; йөрәк өянәге башлану. Йөрәк кушуы Күңел теләге буенча. Такташның космополитлыгы мәсьәләсендә дә совет галимнәренә ачу итеп түгел, бәлки, үзенең йөрәк кушуы буенча гына каршы чыккан иде. И.Нуруллин. Йөрәк кыллары Хис-тойгының иң нечкә урыны. [Җәллад] Моңлы йөрәк кылларына сугып интектергән минем милләтне. Ф.Яруллин. Йөрәк кылларын чиртеп карау Берәүнең хисләрен, тойгыларын, кемгә дә булса мөнәсәбәтен чамалап белү өчен сүз кушу. Йөрәк кылларын чиртү Күңелгә нык тәэсир итү, хисләндерү. Ритм күңелгә шулкадәр тәңгәл килә, әйтерсең гитараны кеше түгел, нурлары белән йөрәк кылларына чиртә-чиртә, Ай үзе уйный. З.Садыйков. Йөрәк кымырҗау к. йөрәк чымырдау. Йөрәк кысу к. йөрәк кысылу. Туган ягым – мәңге кояш, Йөрәк кыса сагынудан. З.Хәким. Йөрәк кысылу 1) к. йөрәк чымырдау. Толстойның «Воскресенье»сен укыганда, йөрәкләр кысылып, аркада кырмыскалар йөргәндәй була. М.Гайнуллин; 2) Куркыныч янау, афәт, бәла-каза һ.б.ш. хәбәрләргә карата көчле кызгану хисе барлыкка килү. Безнең генә бәхетсезлегебезгә явыз ярман сугыш ачкан икән. Йөрәкләрем кысыла. Т.Гыйззәт. Ә менә 2002 елның сентябрендә булган вакыйга искә төшсә, йөрәкләр кысылып куя. Т.Нәҗмиев. Йөрәк кыткылдау Бик беләсе яки күрәсе килүдән, дулкынлану, кызыксыну хисеннән кая да булса атлыгып, ашкынып тору. Иртәгә туйга барасына йөрәк кыткылдап тора. А.Таһиров. Йөрәк логикасы Хис-тойгыларның фикерләү закончалыгы, интуиция. Тышкы формаль логикадан тыш, күңел сизгерлеге, йөрәк логикасы да бар бит әле. Р.Рахмани. Йөрәк маем диал. Яратып, иркәләп әйткәндә кулланыла. Йөрәк маен суыру Газаплау, борчып тору. Шушы хәсрәт көн-төн Абу бабаның йөрәк маен суыра иде. Б.Сөләйман. Йөрәк мае сызу (сызылу) 1) Бик нык сагыну, сагышлану. Агыйделгә басма салдым, Баскан саен сыгыла; Син җаныйны уйлый-уйлый, Йөрәк маем сызыла. Җыр; 2) Әрнү, кимсенү, эчке дулкынлану хисләре эчендә булу. Хатын-кыз, ничарадан-бичара, иренең азгынлыгына күнегә, ияләшә, йөрәк маен сыза-сыза, күз яшенә манчылып, кара кайгыга сабышса да түзә. А.Гыйләҗев. Йөрәк майларын имү к. йөрәк маен суыру. Йөрәк мәсьәләсе Мәхәббәт өлкәсе. Егет йөрәк мәсьәләсендә бөтенләй тәҗрибәсез. Ф.Сафин. Йөрәк мүкләнү к. йөрәккә йон (мүк) үсү. Йөрәге мүкләнгән аның, мәңге өйләнәсе юк. Татар иле. Йөрәкне авызлыклау Үз-үзеңне тыю, хис-тойгыларны кулга алу, акылга буйсындыру, нинди дә булса теләктән баш тарту. Кыз башкача очрамаса, әнә шул аек фикере йөрәген авызлыклаган да булыр иде, бәлки. Җ.Рәхимов. Йөрәкне ачу 1) Эчке серләр белән уртаклашу, кемгә дә булса эч серен сөйләү; 2) Яратуыңны-ошатуыңны белдерү, чын күңелдән сөю хисләре турында әйтү. Соңыннан исә [Рәгыйдә] бөтенләй, бөтенләй бөек хискә бирелеп, аның янына ихлас күңел белән килеп йөрәген ачты. Ә.Баянов. Йөрәкне басу к. йөрәк басылу. Ул кайткач, ике арада җилле сөйләшү булды. Болай итү дә йөрәкне басмады. Б.Камалов. Йөрәкне бимазалау Мәшәкать тудыру, тынычлыкны алу. Ул Әхмәтовның сорауларына җавап бирә, кая барганын да белә, ләкин миен газаплап, йөрәген бимазалап, күңелгә һаман шул борчулы уйлар килә. Р.Кәрами. Йөрәкне җилсетү Кая да булса әйдәү, талпыну. Аларның салмак моңсу тавышлары, йөрәкләрне җилсетеп, үзләре белән каядыр еракка чакыра-дәшә кебек. Ч.Айтматов. Йөрәкне җылыту Күңелне тынычландыру; борчылу, газаплану хисләрен юкка чыгару, рәхәтлек хисе кичерү. Сөмбеләне Нәҗип белән Наиләнең эчкерсез, чын күңеленнән каршылавы аның йөрәген җылытып җибәрде. А.Гыйләҗев. Әмма минем кинәт шул билгесез кешегә елмаеп йөрәгемне җылытуы өчен --- рәхмәт йөзеннән бер яхшылык эшлисем килде. Ч.Айтматов. Йөрәкне калтырату Бик нык куркыту. Үзәк өзгеч бала тавышы Сискәндереп күлне дулкынлатты, Йөрәген калтыратты аккошның. Ф.Кәрим. Йөрәкне кимерү Тынгысызлап тору, күңелдә борчу хисләре булу; эч пошу. Шик вә көнчелек корты аның йөрәген кимерә. Р.Сибат. Йөрәкне кисеп бирерлек Бер кеше өчен үләргә дә әзер булу. Йөрәген кисеп бирерлек дәрәҗәдә яраткан кешеңә шундый вәгъдәсезлек күрсәт инде. А.Расих. Йөрәкне кистерерлек итеп к. йөрәккә үткәреп. [Ул көй] адәм балаларының бүгенгә чаклы никадәр азаплансалар да, тел белән аңлата алмаган тойгыларын кемгәдер сөйли, ачы, йөрәкне кистерерлек иттереп сөйли. С.Җәлал. Йөрәкне кисү Бик нык куркыту, өзгәләнергә мәҗбүр итү, зур газапка салу. Йөрәкне кубару Куркыту, борчу. Йөзе кара, йөрәкләремне тәмам кубарды. Г.Камал. Йөрәкне кытыклау Нинди дә булса тойгылар уяту. Йөрәкне өзү 1) к. йөрәк әрнү (1, 2 мәгъ.). Печәннең хуш исе аны исертеп җибәрә. Йөрәген өзеп, янә туган авылы исенә төшә Мотаһирның. Р.Кәрами; 2) к. йөрәк яну (2 мәгъ.). Шул кызның күз караулары йөрәкнең кай җирендер телеп, өзеп-өзеп ала, хәерсез. Ш.Камал. Йөрәкне өшетү Күңелгә шом салу, начар хисләр уяту. Дөресрәге, яшермичә әйтим, бер чиркану тойгысы йөрәкне өшетеп җибәргәндәй булды. Ә.Еники. Йөрәкне сызландыру к. йөрәк сызлау. Мондый очрашулардан калган хис атна буе йөрәкне сызландыра, бу сызлану икенче очрашуга кадәр җитә иде. М.Маликова. Йөрәкне талау к. йөрәк итен ашау. Гайнавал апасыннан ишеткән төртке сүзләр, әтисенең кызын яклап рәтле-башлы сүз әйтә алмавы, Әмирдән хат-хәбәр юклыгыннан зар-интизар булып тилмерүләр, саный-чутлый китсәң, чүп өстенә чүмәлә булып, йөрәкне талый торалар. Р.Ишморатова. Йөрәкне телү (телгәләү) 1) Каршылыклы хис-тойгылар биләп алу, рухи әрнү кичерү. Рәшит үзенең моңаеп утырган ватык «Коммунар»ы янына килгәч тә, әле генә йөрәген телгәләгән хәсрәтле уйлардан шундук арынгандай булды. Н.Фәттах. Җан көеге генә ул, укыган саен йөрәкне генә телгәли. М.Әмир; 2) к. йөрәккә (үтеп) керү, йөрәккә басу (1 мәгъ.). Искиткеч моң, йөрәгемне телеп, Тетрәндерде мине – еладым. С.Гәрәева. Йөрәкне тетрәтү (тетрәндерү) Бик нык тәэсир итү; бик нык хисләндерү. Бер кадр йөрәкне тетрәтте: мәһабәт гәүдәле 59 яшьлек Хөсәенов белән карсак кына 70 яшьлек Солтанаев Шәйдулла кочаклашканнар да елыйлар. М.Мәһдиев. Йөрәкне тырнау к. йөрәкне кимерү. Алар сине тынгысызлый, йөрәкне тырный. М.Юныс. Йөрәкне урыныннан куптарырлык Бик көчле тәэсир итә торган. Мостафаның яраткан җыры иде бу, һәм ул аны, исерек булуына карамастан, нинди туң йөрәкне дә урыныннан куптарырлык моңлы тавыш белән җырлый белә иде. К.Нәҗми. Йөрәкне ут алу Дәрт-гыйшык яки ачы хәсрәт-кайгы белән йөрәк яну. Гыйшык хәлләре яман, Йөрәгемне ут алган. Яшь вакытта гыйшык тоту Пәйгамбәрләрдән калган. Җыр. Йөрәкне учта (уч төбендә) кысып (йомып, тотып) Куркып, шикләнеп, дулкынланып. Йөрәкне учлап Йөрәксенеп, тәвәккәлләп. Бөтенесен яхшылап сумкасына тутырды да, йөрәген учлап, сәфәргә чыкты. Ф.Садриев. Йөрәкне шом басу Күңел тынычсызлану, борчылу. Фидая чынбарлык табигыйлегеннән каядыр башка бер мохиткә – аңлаешсыз, зиһен җитми торган, шул ук вакытта күңелне ургыткан хисләр белән бәйле дөньяга күчеп киткәндәй булды, йөрәген шом басты. М.Маликова. Йөрәкне чәнчү к. йөрәккә кадалу. Әтинең шелтәле сүзләре йөрәкне чәнчеп-чәнчеп ала. Н.Фәттах. Йөрәкне эретү Кәефне йомшарту, ачуны басу, үпкә хисләрен юкка чыгару. Йөрәк ою к. йөрәк кымырҗау. Йөрәк өзгәләнү к. йөрәк ярсу. Йөрәк өзгеч 1) к. йөрәк яргыч. Нәкъ шул вакытта якында гына йөрәк әрнеткеч итеп сирена кычкыра башлады. З.Бәширов; 2) Бик кайгылы, ирексездән шомландыра, куркыта торган. Хатыны Әлфиянең урман тарафыннан килгән йөрәк өзгеч тавышын шулкадәр ачык ишетте ки, бу тавыш һаман да колагында чыңлый иде. А.Сафин; 3) Күңелнең иң нечкә хисләренә тәэсир итә алган, үзенә бик нык җәлеп иткән. Саф, салмак тавыш --- бөтен залны, бөтен күңелләрне гаҗәеп моң белән: йөрәк өзгеч, җан тетрәткеч моң белән тутыра барды. Н.Фәттах. Чит-ят җирләрдә, бөтенләй диярлек таныш булмаган кешеләр янында аерылышулар икеләтә моңсу һәм йөрәк өзгеч тоела. З.Зәйнуллин. Йөрәк өзелү к. йөрәк әрнү. Йөрәк өшеткеч Шомга салган, хәвеф-хәтәр хисләрен тудырган. Алар йөрәк өшеткеч тизлек белән, дага асларыннан кара төерләр чәчрәтеп, айһайлап килеп чыктылар. К.Нәҗми. Йөрәк өшү к. йөрәк әрнү (1, 2 мәгъ.). Якындагы үткәннәр искә төшсә, йөрәк өшеп куя. А.Хәлим. Улы белән киленен --- кырык корама чыбылдыклар белән генә бер-берсеннән аерылып яшәүче унбишләп семья арасында очраткач, Мәликә апаның йөрәге өшеп киткәндәй булды. К.Нәҗми. Йөрәк парәсе Иң кадерле кеше, бала. Әй балам, балам – йөрәк парәсе. Күземнең яше, күңелем ярасы. Ф.Яруллин. Менә, ниһаять, кошчыкларның йөрәк парәләре кысан күкәйләреннән киң иркен дөньяга чыкты. Н.Хәсәнов. Нәнә --- йөрәк парәсе Гөлйөземнең аркасыннан бәпләп, сөйләнә-сөйләнә үзенчә уятырга кереште. Ф.Латыйфи. Йөрәк парчалану к. йөрәк әрнү. Йөрәк сере Кемнең дә булса үзе генә белгән уе, хис-тойгысы. Гөлйөземнең йөрәк серен уртаклашкан карт нәнә авыр сулап куйды. Ф.Латыйфи. Бу аның озак яшереп, саклап йөрткән йөрәк сере иде. М.Юныс. Йөрәк серен ачу Берәрсенә эчке уйларны сөйләү, уй-хыял белән уртаклашу. Бүгенге сәхифәбездә ялгызлык утында янган егет-кызлар, абый-апалар, әби-бабайлар фикерләре белән уртаклаша, укучылар йөрәк серләрен ача. Шәһри Казан. Йөрәк серенә керү Кемнең дә булса тирән уйларын, хисләрен белү. Йөрәк сикертү Гыйшык тоту, мәхәббәт утларында яндыру. Ә, бәлки, мәхәббәтсез, йөрәк сикертүләрсез, газаплы төннәрсез җиңелрәк һәм яхшырак, гүзәлрәктер тормыш, ә?! З.Садыйков. Йөрәк сикерү к. йөрәк атылып чыгарга җитү. Йөрәк сугу к. йөрәк атылып чыгарга җитү. Каным кыза, йөрәгем суга, аякларым үзләреннән-үзләре ашыгалар. Г.Ибраһимов. Йөрәгем суга, тәнем бераз калтырый, күкрәгем, никтер, кысып-кысып ала. Г.Ибраһимов. Йөрәк сүзе 1) Чын күңелдән, ихластан әйтелгән сүз, теләк; 2) Хисләргә бай, тирән мәгънәле уй, фикер. Йөрәк сызлану Рухи газаплану, әрнү хисләре кичерү. Артта калган туксан еллык озын юлга борылып караганда, үкенүдән йөрәк сызлана. Г.Бәширов. Йөрәк сызлау к. йөрәк сызлану. [Галя] Йөзен бала юрганына каплап, йөрәк сызлавына түзә алмыйча, тавыш-тынсыз гына елый. Р.Кәрами. Рөстәм маҗаралары белән мавыгып, тыштан көлеп йөрсәм дә, йөрәгем сызлый минем. Г.Кутуй. Йөрәк сыкрау к. йөрәк сызлану. Шул чакларда үземнең дә йөрәгем сыкрый, югалган балаларым исемә төшә, күзләремә яшь килә иде. М.Әмир. Йөрәк сызылу Берәрсе турында борчылу, кайгыру. Шул арада, никтер, кинәттән аның күз алдына Фәридә килә, аның йөрәге тагы сызылып китә. С.Җәлал. Йөрәк тавышы Эчке тоемлау, сизенү. Без йөрәк тавышына колак салырга өйрәнергә тиешбез. Ф.Сафин. Йөрәк тамырына төшү Бик көчле тәэсир итү, үзәккә үтү. Бу кайгылы аваз, ничектер, йөрәк тамырларына төшә, арка-үзәкләрдән, аяк буыннарыннан йөреп, күңелгә җыелып тулып килә дә күзләргә яшь китерә. Г.Ибраһимов. Йөрәк таш булып кату 1) Каты күңеллеләнү, кырыслану, усалга әйләнү; 2) Битараф калу; ярату, кызгану һ.б. хисләре юкка чыгу. Алмачуар җан биргәндә, мин аның баш очында идем. Елый алмадым. Йөрәгем таш булып катты. Г.Ибраһимов. Йөрәк ташу к. йөрәк кайнау. Йөрәктән алу Эчкерсез күңел белән тәкъдим итү, бик теләп эшләү. Бу, әйбәт куелган спектакль кебек, чыннан да, йөрәктән алырлык күренеш иде. Ф.Сафин. Йөрәк тырналу к. йөрәкне кимерү. Менә алты ай, Мәрфугадан бер генә хат алганым юк. Ничек кенә димә, йөрәк тырнала бит, малай. Ф.Хөсни. Йөрәктән кан таму к. йөрәккә кан саву. Кара печатьле язуны тотып, үксеп-үксеп елаган япь-яшь хатыннарны, аларның үрсәләнеп елаган балаларын күреп, йөрәктән каннар тама иде. Ф.Галиев. Йортсыз-җирсез калган ятимә солдаткаларның, балаларын ияртеп, урманнар ягына яки тимер юл станцаларына таба юл тотканнарын күргән чакта, аның йөрәгеннән кан тама торган иде. Г.Ахунов. Йөрәктән кичерү Күңелгә якын алу, тирән хис-тойгылар белән үткәрү, артык дулкынлану, борчылу. Йөрәктән серләшү Мәхәббәт турында сөйләшү, аңлашу. Йөрәктән сөйләшү Чын күңелдән, ачыктан-ачык, бернәрсә яшермичә сөйләшү, аңлашу. Йөрәктән (өзелеп) төшкән Үз карыныңда, үз каныңнан барлыкка килгән (бала турында). [Мәҗит:] Ул да – кемнеңдер йөрәгеннән өзелеп төшкән баласы. Д.Салихов. Йөрәктән чыгу Күңелдә йөрткәннәрне әйтү. Бәлки, кырык ел буена башын күтәрмәгәндер бу хатын, ә менә хәзер бөтенесе, бөтенесе аның йөрәгеннән тышка атылып, бәреп чыкты. Ч.Айтматов. Йөрәктән чыкмау Һич кенә онытылмау, һәрвакыт истә булу. Йөрәктә саклау (йөртү, яшәү) к. йөрәк түрендә йөртү (1 мәгъ.). Батырша исеме күп еллар буе халык йөрәгендә яшәде. Җ.Рәхимов. Йөрәк тоемы белән к. йөрәк аша. [Алсу] Аңа тулысынча ышана иде. Ә, бәлки, ул йөрәк тоемы белән генә әллә кайчаннан бирле бу агайда яхшы кешене таныгандыр. А.Сафин. Йөрәк тойгысы (хисе, сагышы) белән Сагышлану, юксыну, ярату һ.б.ш. хисләр белән. Йөрәк тоту Йөрәк өянәге башлану. Врач бик борчылып хәбәр итте: төнлә авыруның хәле кисәк авыраеп киткән икән, бер-бер артлы ике тапкыр йөрәге тоткан. Ф.Галиев. Йөрәк төбеннән Хис-тойгыларның бик тирәннән барлыкка килүе. Әйләнә-тирәсен онытып, ул үзенең йөрәк төбеннән кайнашып менгән ачы яшьләренә тулы ирек бирде һәм, иңбашларын бер күтәреп, бер төшереп, бик нык сулкылдый башлады. Ә.Фәйзи. Моңарчы һич таныш булмаган ниндидер бер яңа хис йөрәгем төбеннән җылы дулкын булып күтәрелде. Ч.Айтматов. Йөрәк түре Күңелнең иң эчке, тирән урыны; хисләр дөньясы, хәтер. Лариса тирән итеп, йөрәк түре белән көрсенеп куйды. М.Маликова. Оляга куркыныч төш кергәндә, йөрәк түремә уеласы тирән ярадан кан саркый башларга күп калмаган: мине кулга алу турындагы ордерга республика прокуроры кул куеп, мөһерен салган булган инде. Г.Тавлин. Юк, барыбер аның йөрәк түрендә юшкын. Р.Кәрами. Йөрәк түрендә йөртү (саклау) 1) Үткәндәге вакыйгалар, истәлекләр, шәхесләр һ.б. гел хәтердә булу, онытмау. Чит кешеләрнең тупас тавышлары, инәсенең йөрәк өзгеч итеп, куркыныч итеп кычкырып җибәрүе, шапылдап ишек-капка ябылуы – барысы да Габделхәйнең исендә, йөрәк түрендә. Н.Фәттах; 2) Сөйгән ярны истән чыгармау, һаман да якын итеп йөрү, якын итеп тою. Ул үзенең йөрәк түрендәген аңларга куркып йөргән, ә Каләмгөл барысын да сизгән, белгән икән? М.Маликова. Йөрәк тыпырдау к. йөрәк атылып чыгарга җитү. Шулай итеп, йөрәк тыпырдаудан туктады, бүрек эче иркенәеп калды. Ф.Хөсни. Йөрәк урыныннан кубу (кузгалу) Хафалану, тынычлыкны югалту, борчылу хисләре биләп алу. Йөрәгем урыныннан куба торганые инде, [малай] саманнан корыштырган стенага ялгыш килеп бәрелеп, йортны ишеп төшерер, дип. Ф.Сафин. Йөрәк урынына утыру к. йөрәк басылу. Йөрәк урынында түгел Күңелдә көчле борчылу, дулкынлану хисләре кузгалу, берәр нәрсәгә хәвефләнү. Йөрәк ут булу к. йөрәк яну. Йөрәк уты Хисләр, тойгылар, сөю теләге. Бәхетле гаилә тормышының калын өресе астында үзенең эсселеген, кайнарлыгын яшергән, саклаган аның йөрәк уты шул көзге җилнең искәртмәстән исүе берлә пәрдәсез, калкансыз калды. Г.Исхакый. Йөрәк үлү к. йөрәк таш булып кату. [Сәрвәр:] Исмәгыйль җаным! Синнән аерылуны уйлаганда, минем дә шулай ук йөрәгем үлә. К.Тинчурин. Йөрәк хисе Эчке кичерешләрне аңлый белү сәләте, сизгерлек. Көйне моңлы итү, кеше күңелләренә җиткерү өчен, үзенә аерым талант, йөрәк хисе кирәк. М.Маликова. Йөрәк чире к. йөрәк мәсьәләсе. [Фазилә] Яшереп-нитеп тормады: күрүгә, үзенең кемлеген, чиренең, тән чиреннән бигрәк, йөрәк чире икәнлеген әйтте. М.Маликова. Йөрәк чуарлану к. йөрәк кыткылдау. Йөрәк чымырдау Күңелсез, шомлы хәл яки хәбәрдән куркынып китү, тынычсызлык тойгысы кичерү. Хәбәрне ишетүгә, [Батыршаның] йөрәге чымырдап китте. Җ.Рәхимов. Бу юлы «кылт» итеп Гөлйөзем исенә төште, йөрәге чымырдап китте, тәнен ашкынулы хис басты. М.Әмирханов. Йөрәк якынаю Ир-егет белән хатын-кызның бер-берсен үз итүе. Күңел җепләре кушылып үрелгән саен, йөрәкләр якынайды. Ф.Сафин. Йөрәк ялгау Бераз ашап алу; ачыкканны басарлык капкалау. Бу тургай, гәрчә мәчене туйдырырлык булмаса да, йөрәк ялгарга ярады. Г.Тукай. Кичен арып кайтасың, йөрәк ялгарлык аш та юк өйдә. К.Нәҗми. Йөрәк ялкыны Дәртле, ашкынулы хис. Әмма анда зур трагедияләр тудырырлык йөрәк ялкыннары юк. Җ.Вәлиди. Дәһшәтле сугыш кырында Сөйгән халкымның Мин кояшым итеп йөртәм Йөрәк ялкынын. Ф.Кәрим. Йөрәк яну 1) Кайгы-хәсрәт эчендә булу, хәсрәт чигү. Әмма исерү йөрәк януын гына арттыра. М.Маликова. Кара син аны, әнисе кияүгә чыга, имеш, ә моның йөрәге яна, тамагыннан калган, янәсе. М.Кәрим; 2) Мәхәббәт хисе уяну, ярату хисе белән газаплану; 3) Берәр кешенең уңышыннан көнчелек уяну, көнләшү, гарьлек хисләре кичерү. Йөр?



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә