ЙӨНТӘСЛӘНҮ ф. Йөнтәскә әйләнү; куе йон яки төкләр белән каплану. Олы башың белән Шүрәле кебек йөнтәсләнеп йөрмәсәң!.. Ватаным Татарстан Йөнтәсләнеп бетү Бөтенләй, тулысынча йөнтәсләнү. --- берсе лапастан ашатырына булмаганлыктан ябыгып, йөнтәсләнеп беткән кәҗәбезне сөйрәп чыкты. Туганайлар Йөнтәсләнеп чыгу Бик нык йөнтәсләнү, йөнтәсләнгән урыннар барлыкка килү. --- урыны-урыны белән шома гына барган җирлекнең күбектәй йөнтәсләнеп чыккан урыннары аңа ниндидер өрфиядәй күләм дә бирә. Шәһри Казан |