ЙӨНТӘ’С ГӨМБӘ и. бот. Эшләпәсенең өсте алсу төсле, ян-яклары дулкынлы булган, ашый торган гөмбә; русчасы: волнушка. Ул йөнтәс гөмбәләр дисеңме, майлы гөмбәләрме, ак гөмбәләрме – барысы да бар иде. М.Сафин. Әйтик, урманда беренче булып волнушка – йөнтәс гөмбә, аннары ак гөмбә, кара җиләк һәм нарат җиләге кебек тәмле ризыклар күренгәли. Р.Кәрами |