ЙӨННЕКӘЙ и. бот. Чатыр чәчәклеләр семьялыгыннан, яфраклары һәм сабагы ашарга яраклы, шома көпшәле, дымлы урыннарда үсә торган үлән үсемлек; русчасы: дягиль. Тизрәк май ае җитсен иде дә, ташландык басуларда кәҗә сакалы, кукы, йөннекәй, чыпчык, күгәрчен күзләре кебек үләннәр калыксын иде. Р.Хисмәтуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә