ЙӨКЧЕ и. Йөк йөртүче, йөк ташучы; олаучы. Сельпо атына йөкче үзе, Шамил, --- дядя Захар утырдылар. Я.Зәнкиев. Елга ягыннан һәрдаим исеп торган салкынча дымлы җилдән бите кәшәләнеп беткән йөкче нык кына сүгенеп куйды. Ф.Сафин. [Зөбәйдә:] – Бар, шул йөкчене алып, монда кил! – диде. Мәҗмугыл-хикәят



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә