ЙӨКЛЕ II с. Авырлы, балага узган. Апасы углына язу язды, әйтте: – Әгәр Фәйрүзәнең йөкле булу әсәре сизелсә, аны тәрбия итегез, саклагыз һәм безгә мәгълүм итегез. Мәҗмугыл-хикәят. Кендек әбиләр гасырлар буена изге эш эшләгәннәр: йөкле хатыннарга булышлык күрсәтә килгәннәр. Н.Фәттах. Син беләсеңме: әгәр йөкле хатын теләгән нәрсәсен ашый алмаса, шул ризыкның рәсеме туачак баланың тәнендә мәңгегә басылып кала икән. В.Юнысов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә