ЙӨКЛӘ’Ү II ф. 1) Кемгә дә булса эш, йомыш һ.б.ш.ны үтәргә кушу. Прибыльщикларны куып, салымнарны җыюны старшиналарга йөклиләр. Җ.Рәхимов. Бик җаваплы бу бурычны әлеге Совет --- Гайсә морза Еникеев белән Закир Рәмиевкә йөкли. Л.Хәмидуллин

2) Нинди дә булса эш, йомыш башкарып чыгуны үз өстенә алу, аның үтәлешенә җаваплы булу. Дәү апага иреннән соң бөтен хуҗалыкны үз җилкәсенә йөкләү авырга килде. Ә.Фәйзи

3) Нинди дә булса һөнәр иясенең вазифасын профессиональ осталык белән башкару

4) күч. Уй, теләк-ниятләр белән уртаклашу; күңелгә кабул итү. Ул аны улы итмәде, андый адымны күңеленә йөкләмәде. Б.Камалов

5) күч. Нәрсәне дә булса (мәс., гаепне) башка кешегә сылтау, аны башка кешедән күрү. Шул рәвешчә, халыкка әдәби әсәрләрнең чын кыйммәтен төшендерә алмауда төп гаепне М.Акчурина үзләрен галим-голамә дип санап йөргән хәлфәләргә һәм, гомумән, руханиларга йөкли. М.Гайнуллин

Йөкләп бетерү Ахыргача, тулысынча йөкләү. Телләрнең яшәеше белән бәйле мәсьәләләрне җәмәгать тәртибендәге комитет җилкәсенә генә дә, Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына гына да йөкләп бетереп булмый. Р.Миңнуллин

Йөкли бару Торган саен күбрәк йөкләү. Г.Апанайлар кебек күренекле кешеләр кулыннан вакытлычамы, бөтенләйгәме төшкән хөррият хәрәкәте байрагын таптатмый саклау эшен яңа шартларга җавап бирерлек һәм яраклы рәвештә дәгъвасыз үз иҗаты өстенә йөкли бара. М.Гайнетдин

Йөкли тору Һаман йөкләү, бертуктаусыз йөкләү. Менә шулай башланды Өметбай Әпсәләмовның пенсия тормышы. Эштән тугарылса да, тормыш аның иңбашына үзенең беткесез мәшәкатьләрен йөкли тора. Ш.Янбаев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә