ЙӨКЛӘ’Ү I ф. сир. 1) Нәрсәне дә булса бер урыннан икенче урынга күчерү өчен, нинди дә булса транспорт чарасына төяү, салу (мәс., җигелгән атның арбасына, машинага һ.б.га) 2) Кая да булса алып бару өчен, йөкне аркага асу яки күтәрү. Яралыны яралы йөкли. Мәкаль. Соры Гыймади да, арканын кабат җилкәсенә йөкләп, капкадан эчкә узды. Ф.Яхин |