ЙӨКЛӘТҮ’ ЮНӘЛЕШЕ и. лингв. Фигыль юнәлешенең бишенче төре (грамматик субъектның эшне башка берәүгә яки башка бер нәрсәгә кушуын, йөкләвен белдерә). Йөкләтү юнәлеше кушымчалары искиткеч күпсанлы һәм күптөрле. Татар грамматикасы. Йөкләтү юнәлеше башка юнәлешләр арасында шактый катлаулы форма булып санала. Татар теле морфологиясе. Йөкләтү юнәлешенең иң киң таралган кушымчасы «-дыр, -дер», «-тыр, -тер»: «уйландыру, арттыру, яшелләндерү, әйттерү, алмаштыру» һ.б. Татар теле |