ЙӨКЛӘНҮ ф. Йөкләмә бирелү, нинди дә булса эш эшләргә кушылу, бурыч(лар) куелу. [Гамил:] Тудыру йортыннан балалы хатыннарны ташу вазифасы кайчаннан бирле клуб мөдиренә йөкләнде әле? Ә.Фазылҗанов. Икенче взводка тимер юлга разведка ясау, поездларның килү-китү вакытларын өйрәнү һәм миналар кую урынын тәгаенләү эше йөкләнде. Г.Кутуй. Элекке өй йомышлары өстенә апасының йорт эшләре дә хәзер Габдулла өстенә йөкләнде. Ә.Фәйзи



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә