ЙӨКЛӘМӘ и. 1) Эш урынында башкарыла торган хезмәт, хезмәт вазифасы. Тимергалиев эшли башлаган беренче елны Галинур барлык йөкләмәләрен дә үтәп җиткерә алмады: ашлыкны әйбәт тапшырды, бәрәңгесе уңмады. Г.Ахунов

2) Кемдер тарафыннан йөкләтелгән эш, бурыч. Аллаһ йөкләмәсе дә даими түгел: сынау үткән саен, ул үзгәрә, югарырак дәрәҗәгә күтәрелә; үтә алмаганда, иске чикләрдә кала. Р.Сафин

3) Мәҗбүри рәвештә үтәлергә тиеш булган җаваплы бурыч. 1699 елда Россия патшасы Пётр I ясак түләүче катлаулардан Хәрби Йөкләмә нигезендә рекрут җыюны кертә. Борынгы Калатау итәгендә // Ике яки берничә як белән шартнамә төзегәндә рәсмиләштерелгән үзара мөнәсәбәтләр; бурычлар

4) тар. иск. Крестьянарның алпавыт яки дәүләт файдасына түләүсез мәҗбүри эшләү вазифасы. Шуннан инде күршедәге Чишмә авылы крестьяннары Петербургка, идарә итүче сенатка үзләренең хәлләрен язып җибәрәләр: «Ата-бабаларыбыз һәм аларның бабалары алпавыт кулында тормаганнар, аңар салым яки ясак һәм башка йөкләмәләр түләмәгәннәр». Җ.Рәхимов

5) Билгеле бер вакыт аралыгында үтәлергә тиешле эш күләме. Без үзебез биргән, быелга алган план, йөкләмәләрне гел үзгәртеп бетергән. Х.Хәйруллин. Иртәнге якта «Җиңүче» колхозының ике бригадасында терлекчеләр җыелышы уздырдык, йөкләмәләрнең үтәлешен тикшердек. Ф.Садриев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә