ЙӨК-ЙӨК рәв. 1) Йөкләргә тутырып, берничә йөк ясап. [Бибинур апалары] Көз көне, басулар тынып, бушап калгач, йөк-йөк төяп ашлыгын да алып кайтты. Н.Фәттах 2) Бик күп, зур күләмдә ◊ Йөк-йөк (белән) сир. к. йөге белән. Болынлыкта йөк-йөк белән торган чикләвек, көнбагыш вә кызыл билле ак прәннекләр хисапсыз иде. Г.Тукай |