ЙӨК II и. Ана карынындагы бала

Йөккә калу к. йөккә узу. Йөккә узу Авырлы булып калу, балага узу. [Вәзир] әйтте: Фәйрүзәне сакласыннар, әгәр йөккә узу әсәре сизелсә, тәрбия-карауны арттырсыннар. Мәҗмугыл-хикәят. Йөктән котылу Бала табу. Самирә аның йөктән котылганын белеп, шунда ук Хазан мәлигенә хат язып, үзенә лаек угыл туганлыгы хакында белдерде. Мәҗмугыл-хикәят



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә