ЙӨК I и. 1) Күтәреп ташый торган авыр әйбер салынган олау. Аңа көн саен салам төялгән, печән төялгән йөкләр килә. Г.Ахунов. Биектә, көлтә төялгән йөк өстендә утырып бару рәхәт тә, куркыныч та. Н.Фәттах. Алтысы алты җирдән арбага ябышкан хатыннар, үргә менгән саен, йөк тарткан атның хәлен ачыграк аңлый башладылар. З.Зәйнуллин 2) Шундый олауга сыешлы әйбернең, авырлыкның микъдары. Ярый, хуҗа кыз белән егеткә яхшы ат җигеп бирә, биш ат йөге товар төйи, аннан әйтә: «Мин сезнең белән бармыйм, үз вакытым белән барырмын», – дип озатып кала боларны. Әкият. Беркөнне урамга чыксак, куанычтан сикерешергә тотындык: авылга, өч-дүрт йөк товар төяп, кызыл малчылар килгән! Г.Бәширов 3) Юл капчыгы, рюкзак. [Чегән хатыннары] Шау-шу килеп, рөхсәт-фәлән дә сорап тормыйча, аркаларына аскан йөкләрен бушата башладылар. Н.Акмалов 4) Каян да булса алып кайта яки кая да булса җибәрелә торган әйбер; товар. Кое бурасы янәшәсенә бик үк биек, зур түгел тирмә тегелгән, аның эргәсендә дәү-дәү капчыклар өеме – тәртипсез бушатылган йөкләр аунап ята иде. Т.Әйди. Бераздан алар сөзәк ярдагы чирәмлеккә килеп туктадылар да ат сыртларындагы йөкләрен бушата башладылар. Җ.Рәхимов. Солдат гимнастёркасының җиңнәрен, итәген буып капчык ясаганнар, шул авыр йөкне күтәреп керделәр дә «лас» итеп идәнгә куйдылар. М.Мәһдиев 5) Бурыч; вазифа, йөкләмә. Рус гаскәрләре берлә, Багдад астында сугышта торган инглиз гаскәре берлә кушылу хәрәкәтендә аның алаена зур йөк йөкләнеләчәк булды. Г.Исхакый. Яшь капитанга тәҗрибәлерәк ярдәмче куйыйк, дип, кадрлар бүлегеннән өлкән штурман итеп күп еллар каботажда капитанлык йөген сөйрәгән Вакх Андреевич Сторожевны беркеткәннәр. М.Юныс. Ләкин соңгы елларны бригадирлык йөген бик тырышып тартканга һәм җәмәгать эшләренә дә төптән җигелгәнгә күрә, Зөһрә эштә еш тоткарлана башлады. Р.Кәрами 6) күч. Дөнья, тормыш һ.б.ш. исемнәр янында килеп, аның «авырлыгы, кыенлыгы, мәшәкате, борчуы» дигән мәгънәләрне белдерә. [Малайның] Үзбаш тормыш корасы, дөнья йөген җигелеп тартасы көннәре алда... Ф.Латыйфи. Тормышның бөтен йөге әнисе җилкәсенә күчте. Р.Газизов. Әйтерсең минем җилкәмнән картлыкның авыр йөген кемдер алып атты да гөнаһсыз балачагыма кайтарды. Ф.Яруллин 7) күч. Нинди дә булса эшнең иң күп көч сорала торган өлеше; четерекле, катлаулы мәсьәлә. Күрәсең, тәртәне борып, яңабаштан эзләнүләр юлына чыгарга кирәк. Ә йөк бик авыр. З.Фәтхетдинов 8) күч. Мәшәкать, борчу тудыручы кеше. Ә немецлар өчен сарайда яткан хәлсез ике тоткын артык йөк иде бугай. М.Галиев 9) күч. Авыр, газаплы, бик нык борчый торган хисләр. Нәрсәнең ап-ачык булганын мин әле үзем дә аңламыйм, шулай да инде авыр йөк – күңел газабы – кире кайтмаслык булып артка ташланды. Н.Фәттах. Үткәннәрнең авыр йөге аның тормышын агулый шикелле иде. Б.Камалов 10) күч. Башкарылган эшләр, кылынган гамәлләр. Менә сез тимер юлда вак-төяк нәрсәләрне чәлдерүдән башлаган идегез. Ә иң ахыргы станциягә авыр йөк белән – коточкыч җинаятьләр йөге белән килеп төштегез. З.Фәтхетдинов 11) күч. Эченә салынган мәгънә, эчтәлек. Әсәрдә үзәк образ никадәр колачлы һәм масштаблы булса, аңа шулкадәр күбрәк «йөк» салып була. Казан утлары ◊ Йөге белән, йөге-йөге белән Арттырып, тутырып, күп итеп. Табигать бит ул – хикмәтле нәрсәкәй, берәүгә булдыклылыкны йөге-йөге белән бирә, икенче берәүгә гап-гади ягымлылыкны да кызгана. Г.Ахунов. Йөге кыйшаган гади с. Исерек кеше турында әйтелә. Йөгенә керә алмау 1) Асылына керә алмау, җаваплылыкны өскә ала алмау; 2) Кистереп кенә әйтә алмау, чын дөресен белмәү. Йөгенә керер хәл(ем) юк «Кешенең гаебен таный алмыйм, үз өстемә җаваплылык алмыйм» дигән мәгънәне белдерә. Берсе, алдың, ди, икенчесе, алмадым, ди, белмим, кайсы алгандыр, күрмәдем, йөгенә керә алмыйм. Г.Толымбай. Йөген өскә алу Берәр кешенең нинди дә булса эштә гаепле түгеллеген раслап сүз сөйләү, аңлатма бирү. Йөк аты 1) Авыр-авыр эшләрне эшләп баручы кеше; 2) Берәр өлкәдә берәр нәрсә өчен җаваплы кеше; шул өлкәнең төп көче. Әнә Павел Лещенко – киләчәктә фәнне һәм фән арбасына төялгән сорыкортларны сөйрәргә әзерләнүче йөк аты. М.Юныс |