ЙӨЗЬЯШӘР и. 1. бот. Лаләчәләр семьялыгыннан, калын итләч, озынча һәм чәнечкеле яфраклы күпьеллык, тропик үсемлек; алоэ (безнең якларда бүлмә гөлләренең бер төре итеп үстерелә һәм дару ясау өчен файдаланыла); русчасы: столетник 2. с. мәгъ. 1) к. йөзьеллык (2 мәгъ.). Минем тәрәзәм каршында йөзьяшәр наратлар бөгелә-сыгыла җилгә шаулап язны көтәләр. М.Мәһдиев. Бакчасындагы йөзьяшәр агачларның ябалдашлары арасыннан тонык эре йолдызлар җемелди. Т.Әйди 2) Йөз ел яшәгән, йөз ел гомер иткән, озын гомерле булган (кешеләргә карата), йөзьеллык. [Хода:] Егылмый тор, йөзьяшәр Мөштәри! Р.Хәмид. Әллә чынлап, әллә үчекләп, әллә саташып әйтә бу бернигә исе китми торган, әҗәлгә дә күптән кулын селтәгән, ялан таптаучы йөзьяшәр Миңлебай карт! Ә.Еники |