ЙӨЗЬЕЛЛЫК и. 1. Йөз ел вакыт арасы; гасыр. --- сүз сәнгатебезнең кимендә бер дистә йөзьеллык тарихы бар. Ф.Галимуллин. Татар театрының йөзьеллыгы уңае белән татар һәм рус телендәге вакытлы матбугат битләрендә җитди бәхәсләр башланып китте. Ә.Закирҗанов 2. с. мәгъ. 1) Йөз елга сузылган. 1864 елда император Александр II йөзьеллык сугышта Төньяк Кавказ халыкларын җиңү һәм әлеге җирләрне Россиягә кушу турында Россия империясе манифестын игълан итә. Я.Шәфыйков. Ә Нестор атакай шул язмаларның барчасын берләштергән дә өч-дүрт йөзьеллык вакыйгаларны сәйлән сыман бергә тезеп чыккан. В.Имамов 2) Йөз ел үскән, бик карт (үсемлекләргә карата). Әтисе пычкы сабын аның саен дәртләнебрәк тартуын белә – йөзьеллык имән төбен түгел, ныклыкка үзенең улын сыный шулай. Р.Мөхәммәдиев. Ул йөзьеллык имәннәре елдан елга мәгърурлана, колач җитмәслек кәүсәләре, бүрәнә-бүрәнә ботаклары белән котны алып, җил-давылдан курыкмыйча, һаман үсәләр... Ф.Яхин 3) Бик озак яшәгән, озын гомерле булган (кешеләргә карата). Ул [җирдә утырган ак күлмәкле бер егет] шулкадәр чибәр һәм илаһи ки, шуның өчендер бу болынның бер көнлек кенә хуҗалары булган күбәләкләр, аңа йөзьеллык гомер тели-тели, чәчәкләргә кунып үләләр. Р.Бәшәр |