ЙӨЗҮ ф. 1) Су эченнән махсус җайлашкан әгъзалар ярдәмендә өскә һәм аска таба хәрәкәт итү (балыклар һәм суда яшәүче хайваннар турында). [Күлдә] Сарык тәкәсе кадәр карплар фосфорлы күзләре белән без күрмәгәннәрне күрә-күрә йөзәләр. М.Мәһдиев. Ә югыйсә пыяла савыт эчендә матурлыклары белән масаеп тын гына йөзгән балыклардан да көчсез һәм ярдәмчесез җан иясе юктыр бу дөньяда. А.Сафин

2) Су өстендә яки аның тирән урыннарында кул-аяклар ярдәме белән хәрәкәт итү (кешеләр, җирдә яшәүче хайваннар турында). Эшләп аргач, чумдык инешкә, чабак төсле йөзеп шаярдык. М.Җәлил. Исхакның --- хәйләгә маһирлыгы юк иде, аның йөзә белмәвен бик тиз күреп алдылар. А.Гыйләҗев. [Фидая:] – Безнең авылда малайларны, йөзәргә өйрәткәндә, тоталар да суга ыргыталар, – дип җавап бирде. М.Маликова

3) Су өстеннән махсус йөзгеч корылмада (мәс., судноларда, көймәдә һ.б.да) хәрәкәт итү, йөзгеч корылмада кая да булса бару. – Менә әби, мин ясыйм зур көймә, тиздән туфан суы калка, шул туфан суында көймәдә йөзәбез без, – дигән. Әкият

4) Йөзгеч корылмаларның берәр төрендә хезмәт итү

5) Судан җиңелрәк әйбернең, батмыйча, агым уңаена хәрәкәт итүе (мәс., бүрәнә)

6) күч. Һавада (мәс., ай, кояш, төтен, болыт һ.б.) салмак кына хәрәкәт итү. Сөләйманов, бик-бик элек, сабый чакларында болыннарда яткан кебек, үләнгә чалкан сузылып ятты, сирәк-мирәк ак болытлар акрын гына йөзгән төпсез зәңгәр күккә күз текәде. Ф.Галиев. Ә болыт йөзә челләдә… Күк йөзе – зәңгәр-зәңгәр! Р.Фәйзуллин. Ерактагы таулар өстеннән ярыйсы ук күтәрелгән кояш сокландыргыч зәңгәрлектә күк гөмбәзендә йөзә. Г.Кашапов

7) күч. Җиңел хәрәкәтләр белән бию

8) күч. сир. Очу (кошлар турында)

9) күч. Берәр тармакны оста белү, тирән белемле булу. Ул исә, инде өченче дистәне куучы сазаган шәкерт, --- үзен гыйлем дәрьясында йөзүгә багышлаган тынгысыз зат. Җ.Рәхимов

10) күч. Уңай шартлар тудырылган, бай, рәхәт тормышта яшәү. Шулай булгач, ничек алмый түзәрмен? Алам мин: бәлки рәхәттә йөзәрмен. Г.Тукай. Син анда балда-майда йөзәсең, диләр… А.Гыйләҗев. Тимер ташкын аша тояклар тупылдавын ишетәсе килүдән ул җилкенеп, бөтермә җил иркенә бирелеп, алга каерылды да --- кинәт өстәге ак болытлар, каршыдагы өй тәрәзәләре, чирәмле сукмаклар буталып, баш әйләндергеч рәхәтлектә йөзә башлады. М.Галиев

11) күч. Авыр тормышка буйсынып, газапланып, төрле михнәтләр күреп яшәү. Көн-төн дигәндәй, муеннан эшкә чумарга, нужада йөзәргә тиешсең һәм йөзәсең. Ә.Баянов

12) күч. Уй, хис-тойгыларга, кичерешләргә бик нык бирелү. Нәҗип кергәч тә [Наилә] борылып карамады, димәк, уйлары бүтән якта, еракта йөзә булса кирәк. А.Гыйләҗев. --- мин яңа гына искә төшерергә азапланган һәм фәкать төшләрдә генә була торган гаҗәеп тойгылар дөньясында йөзә идем. А.Сафин. Көпчәкләр юл буйлап тәгәри, ә хатыннарның һәркайсы үз уенда, үз кайгысында йөзә. З.Зәйнуллин

13) күч. Эшне белеп, теләп башкару

14) күч. Ниндидер халәттә булу. Бер ун минутлап Матушкин игътибар үзәгендә йөзде дә, аннары сүз әүвәлге эзенә төште. Ә.Мушинский. Ул мәхәббәт диңгезендә йөзде. Гүзәлияне шашып сөйде. Шәһри Казан

Йөзә башлау Йөзәргә тотыну

Йөзә төшү Бераз йөзү

Йөзеп алу Җиңелчә генә, бераз, кыска вакыт эчендә йөзү

Йөзеп йөрү Әле, хәзер, күз алдында йөзү. Түбә өстендә җиңел ак болытлар йөзеп йөри. Н.Фәттах. Якты суның өстендә вәкарь белән генә аккошлар йөзеп йөри. С.Җәлал. Елгада кояш йөзеп йөри. Ф.Яруллин

Йөзеп килү Берәр нәрсәне урап кире йөзү

Йөзеп китү Берәр урыннан яки моменттан соң кинәт нинди дә булса юнәлештә йөзәргә тотыну. Сәгыйть, кояшта янган көчле беләкләре белән тыгыз суны каерып ишә-ишә, --- икенче як яр читендәге биек карамаларга таба йөзеп китте. Н.Фәттах

Йөзеп тору 1) Әле, хәзерге вакытта йөзү. Аннары, офицерга караган хәлдә, бер урында йөзеп тора башлады. Г.Гобәй

2) Һәрвакыт, даими рәвештә йөзү

Йөзеп чыгу Нинди дә булса сулыкның бер ярыннан икенче ярына җиткәнче йөзү. Әнә бер үрдәк елганы аркылы йөзеп чыкты. Р.Кәрами



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә