ЙӨЗТҮБӘН рәв. 1) Гәүдәнең алгы ягы белән, йөз белән аска таба карап; берәр нәрсәгә капланып; киресе: чалкан. Мөнәвәрә кулларын җәеп йөзтүбән җиргә капланды. Н.Гыйматдинова. Сәгыйть абыйсы янына йөзтүбән сузылып ятты. Н.Фәттах

2) күч. Асты өскә килеп. Шушы мәлдә, туган җир туфрагына баскач, әллә нәрсә булды. Каршыдагы өянке, урам, өйләр йөзтүбән әйләнеп, керфекләре арасында калтырый башлады. М.Галиев. Алтын комлы яр буенда йөзтүбән каплап куйган алюмин көймәләр дулкын кагып чыгарган эре балыклардай ялтырап ята. Н.Хәсәнов

3) күч. шигъ. Яңабаштан. Гомер – аста, вакыт өстә кала, Вакыт каршысында без түбән. Гомерне дә башлап булса икән Әйләндереп кенә йөзтүбән. Р.Низами

Йөзтүбән килү гади с. Үлү, һәлак булу. Йөзтүбән китү гади с. Юкка чыгу, һәлак булу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә