ЙӨЗСЕЗ с. сөйл. 1) Күңелгә ятышсыз, оятсыз, әдәпсез; битсез. Үзе – йөзсез, сүзе – тозсыз. Әйтем 2) Нуры булмаган, сөйкемсез; бертөсле, төссез, берсеннән берсен аерып булмый торган. Иске куртка, таушалган плащ, тузган бишмәт ише нәрсә кигән, такыр башлы һәм бер-берсенә охшаган йөзсез егетләр арасында ул үзен шундый уңайсыз һәм кыен сизгән иде. А.Сафин |