ЙӨЗМӘ с. 1) Су өстенә салынган, йөзеп йөри торган терәкләргә (көймәләргә, понтоннарга һ.б.) корылган. Яр буе. Пароходлар туктый торган йөзмә пристаньның бер почмагы күренеп тора. Д.Салихов. Дәүран ике аты белән йөзмә күпергә җитте, күпер тотучыларга акча түләп, аръякка чыкты. М.Хәбибуллин 2) Су өстендә үзеннән-үзе йөзеп йөргән. Бу йөзмә утрауны камышлар, үрелеп беткән агач тамырлары шундый нык кысып, җыеп тоталар ---. И.Гази. – Әйе шул, йөзмә утрау ул, – ди Рөстәм, һич исе китмичә. – Җил уңаена күчеп йөри. Г.Сабитов |