ЙӨЗЛЕК IV и. 1) Мичнең кызуын саклау өчен, аның алгы өлешенә өеп калдырылган утлы күмерләр (ипи, гомумән, мич ашы пешергәндә) 2) Мичнең алгы өлеше. Тимерша, кеше килеп керер дип көтмәгән иде, күрәсең, каушавын сиздермәскә тырышып, баскан урындыгыннан сикереп төште дә, мыскыллы оятсыз карашын Сәмигуллага текәп, балчыклы кулын мич йөзлегенә ышкый башлады. Н.Кәримова. Гыйльметдин бер-ике адым алга атлады да, мич йөзлеген кытыршы куллары белән сыйпап, авыр гына тын алды. Ф.Сафин |