ЙӨЗЛЕК III и. 1) Тәрәзә, ишек уемы тирәли беркетелә торган, сырлап, кисеп, уеп бизәкләнгән такта. Авылда кемгә балтасын саплатырга, кемгә тиз генә рам ясатырга, кемгә тәрәзә яки ишек йөзлеге эшләтергә кирәк – аңа киләләр. Г.Тавлин. Урам якка зур-зур дүрт тәрәзә карый. Аларның йөзлекләре – агачтан челтәр. Б.Камалов. Авыл йортларындагы тәрәзәләргә төсле йөзлекләр куйдылар, ак белән зәңгәргә буядылар. Г.Ахунов 2) Сәкенең кырыена кадакланган такта. [Гобәйдулла] Кергәч, сәке йөзлегенә утырып дога кылды да битен яулык чите белән каплап мичкә сөялеп торган хатынга сүз катты. З.Зәйнуллин. Су сәке йөзлеген күмгән. М.Маликова. Бераздан ул сәке йөзлегенә чүмәшеп, мичтә дөрләп кабынган сары утка карап уйга калды. Н.Хәсәнов 3) Аяк киемендә аякның йөзен каплап торган өлеш. Җырлашып Өнсә кызлары Чүәккә йөзлек кайый. С.Хәким 4) Нәрсәнең дә булса тигез өслеге, яссылык. Такта йөзлеге |