ЙӨЗЛЕК I и. 1) 100 дән алып 999 эченә кергән саннарның җыелма исеме. Тезмә саннар түгәрәк дистәләр, йөзлек, меңлекләр (һәм тагын да зур) арасында ясала торган сүзләрне эченә ала. Татар грамматикасы

2) Йөз сум бәясендәге кәгазь акча. Йөзлек кенә икән, әйдә, кассада ваклыйбыз. Н.Фәттах. --- саргылт көрән төстәге дүрт төргәк йөзлек һәм тагын дүрт төргәк куе яшькелт илле сумлыклар килеп чыкты. Г.Үзиле



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә