ЙӨЗЛӘТӘ рәв. 1) Йөз тапкыр, йөз мәртәбә, йөз өлеш артык яки ким итеп, йөз тапкырга арттырып яки киметеп. – Мин тукыган паласларны патша йортына илтеп сатсагыз, минем башка эшләремнән алган файдадан йөзләтә артык файда алырсыз, – ди моңа патша малае. Әкият 2) күч. Күп тапкырга, бик күпкә. Зур рәхмәт сезгә. Ходай Тәгалә бу изгелегегезне кире үзегезгә унлата... йөзләтә... миллионлата кайтарып бирер. M.Сәлим |