ЙӨЗЛӘП сан к. йөзләгән. Бу төяләр кәрваныннан бирерәк, күл белән тирмәләр арасында, ничә йөзләп колыннар бәйләүдә тора. Г.Ибраһимов. Йөзләп агач казып алдык. Ф.Галиев. Харис, ишегалдын тутырып мәш килүче чебешләргә күз ташлап алгач, бер сүзгә дә, төрттерүгә дә исе китмәгәндәй, тагын сорап куйды: – Йөзләп бардыр болар? Бигрәк күп күренәләр... Ф.Баттал |