ЙӨЗЛӘГӘН сан 1. Чама белән берничә йөзгә якын, якынча йөз булуны белдергән чама саны; йөзләп. Зур башлы, кызыл билле йөзләгән кырмыска берьюлы аяк табаныннан балтырларга үрмәләде. Н.Гыйматдинова. Элекке кебек йөзләгән кеше белән сафка тезелешеп эшкә йөрисе юк, көнозын диярлек берүзе. М.Әмирханов. Гарәпләр --- үз тарихлары турында ел саен йөзләгән фәнни-популяр китаплар чыгарып торалар. В.Юныс

2. с. мәгъ. күч. Бик күп, исәпсез. Йөзләгән кеше эш көтеп тора. Ф.Яруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә