ЙӨЗЕМ и. 1) Йөземчәләр семьялыгының лианалар төреннән, җылы якларда үсә, тәлгәшле җимешләр бирә торган куак үсемлек (җимешләре ашамлык буларак яисә төрле эчемлекләр ясаганда кулланыла); русчасы: виноград. Шадра диңгез өсте, кипарислар, Тезелеп киткән йөзем түтәле --- Мираж төсле күзгә чагылып үтте Иртәнге ак томан үтәли. М.Җәлил. Әнием, Котдус тирәсендә гел зәйтүн белән йөзем агачы гына утыртылган, дип яза. А.Расих. Ничек итеп автобуска кереп утырганын, диңгезгә беренче тапкыр ничек итеп күз салганын, яр буеннан ук күтәрелеп киткән биек тау түшләрен, --- юл буенда тезелеп калган абхаз авылларын, йөзем агачларын әллә тойды, әллә тоймады [Минзилә]. Н.Акмалов 2) Шул үсемлекнең җимеше |