ЙӨЗЕ’К САЛЫШ и. этн. Яшьләр уены (уенны алып баручы тезелешеп утыручыларның учларына йөзек тоткан кулын тидереп чыгып, сиздермәстән, аны берсенең учына салып калдыра һәм: «Кемдә йөзек, йөгереп чык!» – дип кычкыра; учына йөзек салынган кеше тиз генә урыныннан торып китәргә, ә ике ягында утыручы иптәшләре аны тотып калырга тиешләр; әгәр тотылса, ул «җәза» ала). [Яшьләр] Тотыналар уйнарга: йөзек салыш, күз бәйләш, «станок», әйлән-бәйлән. К.Тимбикова. Ә яшьләр рәхәтләнә аулак өйдә: йөзек салыш, күз бәйләп качышлы уйнау, арка сугыш, тагын әллә нинди уеннар уйнап, тәмам кайнарланып бетәләр. В.Нуруллин. Кышкы озын кичләрдә авыл яшьләренең аулак өй мәҗлесләрендә «йөзек салыш» уйнаганда, иң оста итеп ул җырлый торган булып китте. К.Тимбикова |