ЙӨЗЕК и. Кыйммәтле таш белән бизәлгән балдак, кашлы балдак. Илсөяр Матвей Ивановичның мескен күзләренә, аннан бармагындагы йөзек кашына карады. Г.Гобәй. Аның чәнчә бармагында кашы йөрәк төсле итеп коелган көмеш йөзек ялтырый иде. Ф.Хөсни. Нинди генә йөзекләр, алкалар, беләзекләр, муенсалар, асылташ кашлы бизәнү әйберләре юк иде биредә. М.Хәбибуллин

Йөзек кашы 1) Төркем арасыннан уңай сыйфаты белән аерылып торган кеше, иң яхшы, булдыклы. Зәйтүнә – мәктәпнең йөзек кашы, горурлыгы – унны бетерүчеләр арасында берүзе медальгә лаек булды. Ф.Гыйльми; 2) Кемнең яки нәрсәнең дә булса аерылып торган үзенчәлеге билгесе. Сабантуйның йөзек кашы булган татарча көрәшне һәркем яратып карады. Т.Нәҗмиев. Йөзек яшерү Сер бирмәү, ул турыда сөйләмәү, ачыктан-ачык әйтмичә калдыру



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә