ЙӨЗДЕРҮ ф. 1. 1) Тирән суга алып кереп, коендыру, юу (мәс., атларны, этләрне һ.б.ны); аларга тотынып йөзү. Безнең бабайларымыз, Урал елгасын үтеп, атларын йөздереп, Иделне кичеп, Аурупага аяк басканда, Аурупадагы бөтен халыкларга үзләренең баһадирлыкларын танытканда, алар белән бергә безнең әбиләремез дә бар иде. Г.Исхакый

2) Кул белән этеп яки берәр нәрсә белән төртеп, су өстендә хәрәкәтләндерү. Шул бассейнда ата булачак кеше Искәндәр белән кәгазь көймә йөздерде. Ф.Яруллин. Соңыннан юан-юан бүрәнәләрне суга тартып төшерәләр дә, сал ясап, Атлантик дәрьяга йөздереп алып төшеп китәләр икән. Р.Сәгъди

3) күч. Нинди дә булса хис-тойгылар дөньясына алып керү. Менә күр дә тор: ул сине, мәхәббәт дулкынында йөздереп, җылы кочагында эретәчәк. Н.Хәсәнов

2. йөздереп рәв. мәгъ. Майны күп итеп салып, май эчендә йөртеп. Шуларны сары майда йөздереп кенә пешерсәң, сезнең суга болгаткан бәрәңге боламыгы оялып үләр иде. К.Тимбикова. Әхмәтьяр бөрчекле-бөрчекле кечкенә коймакны алып, тәлинкәдәге өстәмә майда йөздереп, бик тәмләп йотып җибәрде дә артыннан сөтле чәй капты. Р.Батулла

Йөздерә башлау Йөздерергә тотыну. Cy буена төшеп, көймә йөздерә башладылар. Г.Гыйльманов

Йөздереп алу Тиз арада, кыска вакыт эчендә йөздерү. Әхмәдулла ялан аякларын көймә төбендәге суда чупырдатып куйды, аннан, ике баш бармагын күтәреп, аякларын йөздереп алды. Р.Сибат

Йөздереп җибәрү Йөздерә башлау, йөзәргә этәргеч бирү. Менә ул каек төбендәге капчыктан түгәрәк ипи алды һәм, нәрсәдер укынып, аны агым уртасына йөздереп җибәрде. Ф.Латыйфи

Йөздереп йөрү Һаман саен йөздерү. Агыйделнең суы кибә: әүвәле без ат йөздереп йөргән җирләрдән кичү бирә. М.Әмир

Йөздереп чыгу Бер ярдан икенче ярга кадәр, ашадан-аша йөздерү. Моратай, атының койрыгына ябышып, Иделне йөздереп чыккан. Г.Бәширов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә