ЙӨЗӘР сан Һәркемгә (һәрнәрсәгә) йөз, бертигез күләмдә йөз булуны белдергән бүлем саны. Гомеренә кадаклап икмәк ашаган кешегә йөзәр потлап икмәк бирделәр дә бөтенләй зиһенне чуалттылар да куйдылар. А.Алиш. Кайбер көннәрдә сөяге-ние белән бергә йөзәр грамм ит бирәләр. Р.Мостафин. Әле пристаньда чакта ук, «җиргә аяк басу хөрмәтенә» дип, безгә янә дә йөзәр грамм өлеш тиде. Н.Акмал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә