ЙӨЗ III и. Кисә, чаба торган коралларның үткен ягы. Хуҗа ашыкмыйча гына чалбар кесәсеннән үткен пәкесен чыгара, аның ни дәрәҗәдә үткен булуын белү өчен, баш бармагы белән йөзен капшый. А.Расих. Низамый, чалгының йөзенә бармагын тидерде дә, авыз эченнән генә мыгырдап куйды. Н.Фәттах. Үткер, дип уйлады ул, балтаның йөзен чамалап. Ә.Гаффар ◊ Йөзе кайту Үткенлеге бетү, үтмәсләнү, тупаслану. Йөзен чыгару Тиешле дәрәҗәгә җиткереп үткенләү, кайрау. Йөз салу Йөзен ясау, үткен итү |