ЙӨЗ II и. 1) Кеше башының алгы өлеше, бит. Буйга миннән калку ---. Йөзе түгәрәк. И.Салахов. Артист өчен йөз мимикасының нинди зур әһәмияткә ия булуын һәркем белә. Ә бит сәхнәдә уйнаган һәр образның үз мимикасы бар. Казан утлары 2) Кешенең рухи халәтен чагылдырган чалымнары, чырай. Йөздә – бары мәгърур көлемсерәү, Уйдан ерак дөнья мазасы. М.Җәлил. Баян тотып кергән Гамир белән Маратны күрүгә, һәммәсенең йөзе бердәм ачылып китте. З.Фәйзуллин 3) Кемнең яки нәрсәнең дә булса алгы ягы. Безнең дивизия йөзе белән көньяк-көнчыгышка карап урнашкан. Казан утлары 4) Нәрсәнең дә булса өске ягы, өсте. Аннан [Батырша] аягының йөзен бик нык турайтып, боҗраны аска шудыртты. Җ.Рәхимов. Күрәчәгең булгач, күрми хәл юк: Елга ничек йөзен капласын? Х.Әюп. Илсөяр ни дип тә уйларга белмәде: анда әтисе, аяк йөзеннән суда торган хәлдә, офицерны, җитәкләп, көймәгә кертеп маташа иде. Г.Гобәй. Ипи йөзе килү 4) Берәр нәрсәнең җәенке өслеге, киңлеге. Күк йөзенә түгәрәк ай калыккан. И.Гази 5) күч. Кемнең яки нәрсәнең дә булса асылы, үзенә генә хас үзенчәлеге, башкалардан аерып торган билгесе, сыйфаты. Янәсе, Дәүләтьяров кебек сәяси йөзе шикле кешеләрне җитәкчелектә тотып булмый. И.Гази. Әгәр кеше яманлык кылса, һичкайчан яхшылык йөзен күрмәс. Мәҗмугыл-хикәят. Татар матбугатында дәүләт газеталарының йөзе булып «Ватаным Татарстан» санала. Ватаным Татарстан 6) күч. Нәрсәнең дә булса үзенә хас тышкы күренеше. Һәр авылның үз йөзе, үз архитектурасы була. Мәдәни җомга 7) күч. Намус, дәрәҗә, абруй. Автор сөю хисен кешенең бөтен табигате, әхлак йөзе белән бәйләнештә карый. Ф.Хатипов. Кешелек йөзен югалту 2. бәйл. сүз мәгъ. 1) йөзендә Кемнең дә яки нәрсәнең дә булса эшчәнлегенә, тоткан урынына бәя биргәндә кулланыла; мисалында, үрнәгендә 2) йөзеннән Нинди дә булса уй-теләк, максат, ният белән; өчен, максатыннан. Рөстәмгә үгет-нәсыйхәт йөзеннән булырга кирәк, ул сүз арасында гаять тирән мәгънәле берничә фикер әйтте. Г.Кутуй. Шул карарларны үтәү йөзеннән авылларда нинди генә гамәлләр кылынмый да, нинди генә хикмәтләр эшләнми шушы ике ел эчендә. Ф.Сафин. Бәхти рәшәткә аша сикереп төште, әдәп саклау йөзеннән булса да рөхсәт-фәлән сорап тормыйча, --- Рафига белән Иданың икесен дә култыклап алды. Н.Фәттах 3) Берәр нәрсә билгесе белән, хөрмәтенә. Бары тик икенче көнне, «рәхмәт йөзеннән» дигән булып, чәчәк белән торт керткәч кенә, Наилә хезмәттәшенә күз кысты. Сөембикә. Көнчыгыш Себер, Алтай халыклары тау үткелләрендә, күл һәм елга буйларында чуерташлардан биеклеге ике метр чамасы булган чүмәлә өеп, тау һәм су ияләренә ихтирам йөзеннән, аларның рухына табына, ялвара торган булган. Гасырлар авазы. Илүсәр ханымга зур хөрмәт йөзеннән чәчәк бәйләмнәре тапшырылды. Шәһри Казан ◊ Йөз аклау Дәрәҗә саклау, абруйны төшермәү. Кеше алдында йөзеңне бер пычратсаң, кешелегеңне югалтсаң, яңадан йөзне аклау, югалткан кешелегеңне табу, ышаныч яклау кыен шул. Ф.Яруллин. Йөз аклыгы Дәрәҗә, яхшы исем. Ул аның йөз аклыгын саклый, күршеләр алдында оятлы итәргә теләмидер… М.Маликова. Йөз ачу дини Мөселман хатын-кызларының ир-ат заты булган урында йөзен яшермичә йөрүе. Йөз ачылу Кәеф күтәрелү, җанлану, шатлану кебек хисләр чагылу. Ул минем кулымны тагы бик каты кысты, аның йөзе ачылды. Г.Исхакый. Рамиләнең сагаюы шундук юкка чыкты, йөзе ачылды. М.Маликова. Йөз бәрү тар. Җиргә тезләнеп, башны иеп, патшаны, солтанны һ.б.ны сәламләү. Йөз белән Нинди дә булса мәсьәләгә уңай мөнәсәбәт белдереп. Ниһаять, Татарстанның рәсми җитәкчелеге дә, андагы татар милли хәрәкәте оешмалары да Башкортстан татарлары проблемаларына йөз белән борыла башлады. Рифә Рахман. Йөз белән җир себерү Бөтен көчен куеп, җанын-тәнен биреп ярарга тырышып эшләү, хезмәт итү. Йөз бирү 1) Үз итеп кабул итү, уңай мөнәсәбәт күрсәтү, кунакчыл булу; 2) Игътибар итү; 3) Ярдәм итү, уңыш килү. Бәхет миңа йөз бирсә, дуслар миңа кул бирсә, нигә минем эшем алга бармас икән? Н.Исәнбәт. Йөз бозылу Ачу килү, ризасызлык билгеләре чагылу, кәеф кырылу, күңел күтәренкелеге юкка чыгу. Берәр кыек сүз әйтсәң дә, ялгыш өйдә кычкырып сөйләшә башласаң да, киреләнеп-карышып торсаң да, җитә кала – шундук йөзе бозыла, тавышы үзгәрә. Н.Фәттах. Аның сирәк кашлары бер-берләренә тоташып җыерылды, йөзе бозылып ямьсезләнде. Г.Тавлин. Йөз бору 1) к. йөз тоту (1 мәгъ.). Йөз бора һаман илебез яктылыкларга таба, Юнәлешне нык алды ул яхшылыкларга таба. Н.Мадьяров; 2) к. йөз чөерү. Йөзгә әйләнеп тә карамау Күрмәмешкә салышу, мөнәсәбәтләр өзелү, ераклашу. Йөзгә бәрү (бәреп әйтү, ору) Тиргәү, шелтәү сүзләрен йөзгә карап тупас әйтү, үз уен хәтер саклап тормыйча белдерү. [Наҗиянең] Соравын шундый тупас итеп, йөзгә бәреп әйтүе кунак кызына бик үк ошап җитмәсә дә, --- кызарынып басып тик торды. Н.Фәттах. Әллә соң тугрылыгың, йөзгә бәреп әйтүең кемгәдер ярамадымы? Н.Хәсәнов. Йөзгә кара йөгерү Ярсу, шашыну хисләре йөзгә бәреп чыгу. Аның йөзенә кара йөгерде, күзләре пыялаланды, куллары йодрыкка төйнәлде. Ф.Латыйфи. Йөзгә кара коелу Тирән борчылу, кайгыру, хәсрәт хисләре йөзгә чыгу. Чибәр егетнең йөзе кара коелган, әтисенең көтелмәгән үлеме көләчлеген юып алган. Р.Мирхәйдәров. Йөзгә кара ягу Яла ягу, гөнаһсызга рәнҗетү, кеше алдында ялган гаеп ташлау. Шөкер, кеше алдында йөзгә кара якканнардан да түгел. Ә.Сәйфетдинов. Йөзгә кызыллык (оятлык) китерү к. йөз каралыгы китерү. [Василий Михайлович:] Без аңа ышанабыз: киләчәктә ул безнең йөзгә кызыллык китермәс, фән-техниканың теләсә кайсы тармагына да үзеннән лаеклы өлеш кертә алырлык югары квалификацияле белгеч булыр. Н.Фәттах. Бабаларым йөзгә кызыллык китерерлек яшәмәгән, гадел һәм тырыш кешеләр булганнар. Г.Тавлин. Сез минем йөземә кызыллык китермәдегез, шуның өчен рәхмәт сезгә. Г.Ахунов. Йөзгә сары коелу 1) к. йөз саргаю; 2) Сагынып саргаю, бик күрәсе килеп, гыйшыктан зарыгып, йөзе сары төс алу. Алтын балдак кия-кия, Бармакларым уелды; Син җаныйны уйлый-уйлый, йөземә сары коелды. Җыр. Йөзгә чыгармау Кешегә эчтәге халәтне сиздермәү, сер бирмәү; ризасызлык, канәгатьсезлекне бер-береңә күрсәтмәү. Йөзгә чыгармадык, тату яшәдек, Үпкә тотмадык, шөкер. Ә.Гаффар. Йөзгә ыштыр каплаган гади с. Чиктән тыш оятсыз. Йөздән кан качу 1) Көтелмәгән хәлдән яки берәр вакыйгадан, кинәт куркудан йөзгә аксыл төс йөгерү. Сәфәрне күргәч, абзасының йөзеннән кан качты. Н.Гыйматдинова. Төш вакытында янып-пешеп Заһит килеп керде. Йөзеннән кан качкан, куллары калтырый, күрәсең, кичтән шактый төшергән иде. М.Әмирханов; 2) Ачу килүдән, ярсудан агару. Йөзеннән кан качкан Гасыйм сизелер-сизелмәс кенә калтыранган бармаклары белән тумбочка өстендәге папирос кабын капшап алды. Н.Фәттах. Йөз дүндерү Ваз кичү, баш тарту. Үзеңнән киселгән мәхрәм карендәшеңә тоташ, сиңа яхшылык итмәгән кешегә яхшылык ит, үзеңә золым итүче кешедән йөз дүндер! Р.Фәхреддин. Йөзе ак булу Вөҗдан саф булу, эшләр, гамәлләр әхлак таләпләренә туры килү. [Фидаяның] Намус каршында йөзе ак, димәк, кеше алдында да йөзе ак. М.Маликова. Йөзе алыну к. йөз бозылу. Йөзе алышыну Йөздә нинди дә булса үзгәреш булу (мәс., шатлану, канәгатьсез булу һ.б.). Ханша Аппакның йөзе алышынып китүен күзәтеп торган Феофанның эченә җылы йөгерде. М.Хәбибуллин. Өлкән тикшерүче күзгә күренеп үзгәрде. Йөзе-күзе алышынды. М.Хәсәнов. Йөзе кайту Берәр кешедән күңел сүрелү, яратмый башлау. Минем аннан йөзем кайтты. Г.Минский. Йөзе кара 1) Гөнаһы, гаебе булган кеше. [Хәмзә:] Юк! Боларны болай гына калдырырга ярамый, йөзе караларны! Г.Камал; 2) Юньсез, явыз, кабахәт. «Чык моннан, кит, йөзең кара!» – диясем килсә дә әйтә алмадым. Г.Исхакый. Йөзе кара яну к. йөзгә кара йөгерү. Патшаның ачудан йөзе кара янып китте. К.Насыйри. Әлимгулның мыегы кабарды, йөзе кара янды. М.Әмир. Йөзе килү Камыр ашының өсте кызару (яхшы пешү билгесе). Йөзен ачу Дөресен белү, ялганны фаш итү. Йөзен дә чытмый(ча) Кыенсынмый(ча), уңайсызланмыйча. ... йөзен күрмәү Берәр нәрсәнең озак вакыт булмавы яки кемнән дә булса аерылу, югалту. Йөзен кызарту 1) Оялту, берәр эштә үкенергә мәҗбүр итү; 2) Шаяртып, көлеп, уңайсыз хәлдә калдыру. Йөзең белән йөзтүбән каплан гади с., карг. Кадалып кит, чукын (каргау, тиргәү сүзе). Йөз ерту 1) Кемнең дә булса хәтерен калдыру, үпкәләтү, дәрәҗәсе белән санлашмау. [Кунакка] Буш кул [бару] йөзне ертыр, берәр бүләк эзлим дә ни алырга белмим. А.Гыйләҗев. Ләкин [Габделхәй] күңеленә килгән уен сүзгә әйләндерә алмады: олы кеше, хуҗа кеше белән бәхәсләшү, аның йөзен ерту оят эш, хурлыклы эш булып тоелды. Н.Фәттах. [Хуҗа:] Өч сум өчен минем йөземне ертып, казый әфәнде алдына килеп, тавыш күтәреп йөрергә оялмыйсыңмы? Н.Исәнбәт; 2) Бик нык ярсу, бәргәләнү, йолкыну. Моны ишетү белән, патша башын ташка ора, вәзир чәчләренә туфрак сибә, халык йөзен ерта-ерта елаша. Г.Исхакый. Йөз ертып 1) Түбәнсенеп, гарьләнеп; 2) Әрсезләнеп, үҗәтләнеп, оялып та тормыйча. Әнә хәзер китеп кара, паспорт сорап, йөз ертып барсаң, кәҗә билеты тоттыралар. А.Гыйләҗев. Йөзе сары Сагышлы. Читтә яшәгәннең Йөзе сары, Үз җиреңдә яшәү – Зур шатлык. Р.Мозаффаров. Йөзе якты булу к. йөзе ак булу. Йөз җимерү Канәгатьсезлек, ризасызлыкны йөз чытып белдерү. Шик корты, тирәнгәрәк үтеп, аның җанын кимерә, ул янә йөзен җимереп, кашларын җыера. Н.Хәсәнов. Йөз җыеру к. йөз җимерү. Йөз каралу к. йөз бозылу. Кинәт әтисенең йөзе каралып китте, ул, нәрсәдер исенә төшергәндәй, бакча уртасындагы мунчага йөгерде. Н.Гыйматдинова. Аның теге калган басуны да бүген үк урып бетерергә кирәклеге турында сүз башлавын ишеткәч, хәтта Родники комбайнчыларының да йөзләре каралып чыкты. М.Маликова. Йөз каралыгы (карасы) Хурлыклы эш, гөнаһ табы. Аның йөз каралыгы тиздән бөтен заводка фаш булачак, очрашканда, баш механик аның баш түбәсенә генә түгел, гәүдәсенә текәләчәк. М.Маликова. Йөз каралыгы китерү Намуска тап төшерү, оятлы итү, хурлыкка калдыру. Йөз караңгылану к. йөз бозылу. Йөз кату Аптырап, шаккатып калу; куркуга бирелү. Йөз качу Каты куркудан, ярсудан, озак, бик каты авырудан йөзнең үз төсе югалу, агарып китү. Йөз качыру 1) дини к. йөз яшерү; 2) Кемнең дә булса күзенә чалынмаска тырышу, читләтеп йөрү, аралашмау. Йөз күрсәтү 1) к. йөз бирү; 2) к. йөз ачу. Йөз кызару Оятлы булу, кемнеңдер каршысында авыр, кыен хәлдә калу. Йөзне кара болыт сару к. йөзгә кара коелу. Ничә сынадым: йөзеңне гел кара болыт сарган, хет бер елмайсаң иде. Н.Гыйматдинова. Йөзне хур итү к. йөзгә кызыллык китерү. Сафа бабай, кат-кат башымнан сыйпап: – Егетсең, балам, йөзне хур итмәдең, – ди. Г.Ибраһимов. Йөз ору тар. к. йөз бәрү. Бикәч җәһәт кенә җәяүләнде, Сөен тутайның аягына йөзен орып, Бүзтарланның тезгенен тотып әйтте: – Ярлыка мине… тилергән мин. Р.Батулла. Йөз оялу Кыенсыну, уңайсызлану, тартыну. Йөз саргаю Авыр борчылулар, кайгы-хәсрәтләр, сагыш кичерү; йөзе ябыгу, тартылып китү, нурсызлану яки авыру нәтиҗәсендә йөзгә саргылт төс керү. Алар, үзләре күргән тарихи хәсрәттән, кысу-рәнҗетелүләрдән, кимсетелүләрдән күз яшьләре кибеп, җаннары коргаксылап, йөзләре саргаеп, ул саргаюның тәннәренә дә күчә баруын чамалар иде. Р.Хисмәтуллин. Йөз сулу Ябыгып, төссезләнеп китү. Йөзе сула төшкән, әмма чибәрлеген әле тамчы да җуймаган иде Сәүдә. Г.Ахунов. Азат Гөлчирәгә карады: Гөлчирәнең йөзе сулган. Г.Әпсәләмов. Йөз суы Яхшы исем, абруй, дәрәҗә, намус. Йөз суын корыту к. йөз суын түгү (2 мәгъ.). – Мең бәла белән, – диде Кариев, – столоначальникларның бусагасын таптап, йөз суымны корытып, бөтенләй кешелек сыйфатларымны югалта яздым. А.Расих. Йөз суын түгү 1) Мыскыл итү, кимсетү, түбәнсетү (башка кешене яки үз-үзеңне); 2) Түбәнчелек күрсәтеп сорау, ялыну. Тагын шул: әлеге дә баягы, рәхимле бәндәгә – Золотиловкага – йөз суын түгеп барып егылды. Р.Кәрами. Бусагаларына барып йөз суыңны түккәнче, тыныч вөҗдан белән җан бирүең мең өлеш артык. К.Нәҗми. Йөз суыну к. йөз бозылу. Йөз суырылу к. йөз сулу. Оляның йөзе суырылган, күзләре кызарып шешенгән, шәле астыннан таралмаган чәчләре бүселеп чыккан иде. Г.Тавлин. Йөз тоту 1) Эш-хәлне нинди дә булса юнәлештә алып бару яки кая да булса юнәлтү. Аның [Ф.Әмирханның] әсәрләрендә мәгърифәтчеләрнең төп идеяләре – кадимчелеккә каршы көрәш, европачыл культурага йөз тоту, хатын-кыз иреген яклау... Ф.Бәширов. Кала халкы да, дала халкы да үләргә йөз тоткан бичара сабыйның савыгып китүен төрлечә юрады. Р.Батулла. Баштан ук Алтын Урдага йөз тоткан һәм Урданың тәмам аркадашы булып киткән Александр Невский кенәз, үз чиратында, швед, нимес һәм литвалыларның Русия җирләренә басып керүләрен туктатты. Мәдәни җомга; 2) Билгеләнгән юнәлештә юл алу, шул якка таба китү, юлга чыгу. [Фазыл] Шул сәгатьтә үк Багдадка йөз тотты. Мәҗмугыл-хикәят; 3) Барлык омтылышларны теләгән якка юнәлтү турында. Кайчандыр институтны тәмамлагач та, туган ягына кайтмыйча, медицина фәне кыясына, ярына йөз тотуы, үрелүләре юкка гынамы икән? Ә.Сәйфетдинов; 4) Нәрсәнең дә булса (мәс., яшьнең) билгеле бер чиктән үтүе турында. Яше дә шул кырыкның аргы ягына йөз тоткан булырга тиеш. Р.Мөхәммәдиев. [Саттарның] Яше дә инде шактый гына, иллегә таба йөз тоткан. Н.Акмалов. Йөз төбәү к. йөз тоту. Атканда, чапканда, хөрлеккә йөз төбәп, булды мизгелләр: капландык йөзтүбән. Р.Фәйзуллин. Йөз чөерү 1) Кире кагу, кабул итмәү, үз итмәү. Туганының баласыннан йөз чөерсә, аяз көнне яшен сугар тагы! Н.Гыйматдинова. Бәлки, сез миңа Габдулла Тукайдан да йөз борырга тәкъдим итәрсез? Г.Тавлин. Кем булсаң да, халкың үткәненнән Йөз чөермә, заман баласы. Ә.Рәшит; 2) Берәр кемгә яки нәрсәгә карата тискәре караш туу, читләшү, аралашуны өзү. Шанлы вә гайрәтле Казан дәүләтен талый башладылар, үләксәгә җыелган козгыннар кебек, үз туганнарың йөз чөерә башлады. М.Хәбибуллин. Укымышлылыгың да зур, әмма ата-анаңа аяулы түгелсең, мәрхәмәтең юк икән, авылдашларыңның синнән йөз чөерәсен белеп тор. Б.Камалов; 3) Баш тарту, нәрсә дә булса эшләргә каршы килү, кушылган эшне үтәмәү. Мәрдәншә агай дөрес әйтә: әз-мәз белеме булды исә, күбесе «кара эш»тән йөз чөерә башлый. Н.Фәттах. Әниең дә, колхозда эшләүдән йөз чөереп, Ленинградка сыпырган. Казан утлары. Йөз чыту к. йөз җимерү. Ике азамат егет кенәзне аягына бастырды, сөңгене алдылар, шаулап кан аккан иңен кысып кенәз Горбатый йөзен чытты. М.Хәбибуллин. – Садитесь,– диде ул йөзен чытып һәм тәрәзә кырына күчебрәк утырды. А.Сафин. Кәефсез генә, азапланып кына, йөземне чытып кына, мин түбәдән төштем дә бакчага барып утырдым. Ф.Әмирхан. Йөз шиңү к. йөз сулу. Йөз яктыру к. йөз ачылу. Йөз яшерү дини 1) Мөселман хатын-кызлары чит ир-атлар янында йөзен пәрәнҗә белән каплап йөрү яисә күз карашын читтә тоту, сөйләшмичә йөрү; 2) Белгертмәү, күрсәтмәү, сиздермичә эшләү. Дәлил: [җинаятьче] бай йорты тирәсендәге юлларны, хәлләрне яхшы белеп эш иткән һәм казу эшләрендә йөзен яшергән. З.Фәтхетдинов |