ЙӨЗ I сан 1) 100 санын һәм микъдарын белдерә торган сүз. Батальон кичә йөз километрлык марш үтте, марштан кайтуга, фронтка күчте һәм төн буенча дошманны күзәтте. И.Салахов. Шулай итмәгәндә, йөз дә ун тәңкәгә ничек итеп гаилә туендырырга, көн күрергә мөмкин?! Р.Мөхәммәдиев. Йөз ел үткәч тә, бу яклардан узып барган юлчы, мөгаен, шушы ук күренешкә тап булыр. А.Сафин

2. и. мәгъ. 1) Гасыр, йөз елны эченә алган вакыт. Татар әдәбиятында оппозицион суфичылыкның киң таралыш алган вакыты XIV һәм XVII йөзләргә туры килә. Татар әдәбияты тарихы

2) Йөз яшь. Миф буенча, елан йөзгә кадәр яшәсә, аждаһа була. М.Җәлил

3. с. мәгъ. Бик күп, исәпсез. Йөз төрле төсе, тәме, мәгънәсе, шуңа өстәп тагын мең төрле нюанслары бар аның [тормышның]. Р.Низамиев

4. рәв. мәгъ. Күп мәртәбәләр, әллә ничә тапкыр. Кайтам, дигән кеше йөз урар иде бу сукмакны. Н.Гыйматдинова

Йөзгә бер тулмаган Акылга сай, беркатлы кеше. Әмма «йөзгә бер тулмаган» бәндәләрнең хәйран акыллы фикерлеләре дә --- була. Т.Нәҗмиев. Йөзе белән кайтару Бик күп арттырып бирү. Күңел биреп тотынсаң, «җир» дигәнең йөзе белән кайтара ул. Г.Бәширов. Йөз яшә Берәр кешегә теләк теләгәндә, рәхмәт белдергәндә әйтелә торган гыйбарә: «озак яшә, озын гомерле бул» мәгънәсендә. – Бу – синең үз тәхетең, Сафа Гәрәй хан! – диде халык. – Йөз яшә, Сафа хан! Р.Батулла. Йөз яшәгән Озак яшәгән, карт. Йөз яшәр к. йөз яшәгән. --- әҗәлгә дә күптән кулын селтәгән, ялан таптаучы йөз яшәр Миңлебай карт! Ә.Еники



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә