ЙӨДӘ’Ү I ф. 1) Ару, талчыгу, хәлдән таю. Барысы да, юл килеп, шундый йөдәгәннәр, юл газабы – гүр газабы, дип, белмичә генә әйтмиләр шул. Ә.Галиев 2) к. йончу. Баш авыртудан йөдәгән сәгатьләре икән моның. Ф.Баттал. Кан агудан, ачлыктан, атналар буенча йокламаучылыктан йөдәгән, самсыраган солдатларга: – Әй син, нигә башыңны салындырдың? Күтәр башыңны, солдат бул! – диде. А.Таһиров 3) Берәр нәрсәне хәл итә, башкара алмыйча аптырау, кыен хәлдә калу. Фәрман өстенә фәрман чыккач аптырадылар, йөдәделәр, ди, патшаның министрлары. А.Алиш. [Фәез] Кунакка нинди исем белән эндәшергә, эндәшкәч нәрсә әйтергә кирәген белмичә йөдәде. Ә.Баянов 4) Рухи газаплану, бик нык борчылу. Үсмер кызның төн йокыларын калдырып әзерләгән, атналар-айлар буе тиешле кешесенә ничек тапшырырга белми йөдәгән беренче һәм ихлас бүләге... Р.Мөхәммәдиев 5) күч. Бик озак вакыт кызгану хисе кичерү. Баштагы мәлләрдә мин сарыкларны кызганып йөдәдем. С.Хафизов. Беренче көннәрдә үземне дә түгел, кешеләрне дә түгел, атларны кызганып йөдәдем. Ф.Хөсни Йөдәп бетү Тәмам, нык йөдәү. Мин чигешемне алып утырсам да, бизәкләремне ялгыш чигеп, үрнәкләремне бутап, бармакларыма инә чәнчеп йөдәп беттем. Г.Исхакый. Без «Мәрфугать» мәйданына җиткәнче йөдәп беттек. Ш.Камал. Апасы әтисен төшләрендә күреп йөдәп беткән. Б.Камалов Йөдәп йөрү Озак вакыт дәвамында йөдәү, нәрсә эшләргә дә белмәү халәте кичерү. Бер җанына җылы табалмыйча, Илдә йөдәп йөргән чагында, Ул үзе дә килеп чыккан әнә Урыс пайтәхете ягына. Г.Морат Йөдәп чыгу 1) Билгеле бер вакытның буеннан буена, башыннан ахырына йөдәп үткәрү. Мин төн буе әллә нинди татлы төшләр күреп йөдәп чыктым. Г.Исхакый 2) Йөдәүгә дучар ителү. Менә кешелек шунда: әгәр син усаллыкка яхшылык кайтарсаң, ул кеше вөҗданына газапланып, эче пошып йөдәп чыга. Г.Исхакый. Үрдәк йөдәп чыккан, ләкин ни өчен икәнен һич төшенә алмаган. А.Алиш Йөди төшү Бераз, аз гына йөдәү |