ЙӨДӘТҮ ф. 1) Берәр төрле сәбәпләр табып, еш-еш борчу, аптырату. Әллә тәүфыйкка килде, әллә кара эшләрен майтаруның башка юлларын тапты – ничек кенә булмасын, үзе дә килеп чыкмады, чакыртып та йөдәтмәде. Җ.Рәхимов // Еш-еш, кат-кат мөрәҗәгать итеп аптырату; нәрсә дә булса сорап, туктаусыз борчып тору. Менә ул --- янә теләнергә тотынды. Бу юлы инде Абдулла --- комсыз малайга янап алды: – Йөдәтсәң, ташлыйм да китәм үзеңне. Җ.Рәхимов. [Әнәс Равилнең] тарих дәресендә укытучы Абдулла Мифтахычны сораулар биреп йөдәтүен [сөйләде]. В.Нуруллин // Кемгә яки нәрсәгә дә булса тынгылык бирмәү. Баткалак ясадым язын, Тәмәкеләр көйрәттем, Чәчләрен тартып кызларның Дәресләрдә йөдәттем. Р.Акъегет. Өстәвенә, еллар дәвамында канына сеңеп беткән гадәтләре --- йөдәтте. А.Сафин 2) Аптырату, борчу (табигать күренешләре турында). Болытларга бер күмелеп, бер калкып йөдәткән ай да, йөрүеннән туктап, сары йөзе белән җиргә текәлде. Н.Гыйматдинова 3) к. йончыту. Ул [Габделәвәл абый] сүз белән шулкадәр мавыга, хәтта һәрвакыт томау төшеп йөдәткән борынын сөртергә дә оныта. А.Расих 4) Рухи газаплау, эчке кичерешләр борчу. Ул кеше турында миннән дә сорап йөдәттеләр бит. Г.Тавлин. – Ялгызлык йөдәтә, – дигән тавыш ишетелде. Г.Кутуй. Гыйльметдинне уйлап өзгәләнмәгән чагы юк, йоклап китсә дә, төшләренә кереп йөдәтә. Ф.Сафин 5) Теләкне тормышка ашырмыйча, үтенеч яки йомышны үтәмичә аптырату, гаҗиз итү. [Позициясе туры килмәгән кешене] Төрлечә кыса башлыйлар (мәсәлән, язган әйбереңне басмыйча йөдәтәләр). Ә.Еники 6) Нинди дә булса эш яки процесс үзең теләгәнчә килеп чыкмыйча интектерү, тынычлыкны алу. Башта гел кабинетта утырып, көн үтми йөдәтте, эш белән күмелгәч, көн җитми башлады. Ф.Галиев. Гаделша докторга карап торды, теләктәшлеге өчен рәхмәт укырга теләде, ләкин кирәкле сүзләр теленә килми йөдәтте. Р.Ишморатова Йөдәтә башлау Йөдәтергә тотыну. Алар әледән-әле: «Искәндәр абзый, әйт инде, кайчан китәбез?» – дип йөдәтә башладылар. Г.Үзиле. Ул: «Мине шигырь язарга өйрәт», – дип йөдәтә башлады. Ә.Галиев Йөдәтеп бетерү Соңгы чиккә җитеп, нык йөдәтү. Сатучыларның еш килгәнлекләре безне йөдәтеп бетерде. Т.Гыйззәт. Төрле-төрле кешеләр иртән дә килделәр, кичен дә килделәр, академикны йөдәтеп бетерделәр. А.Алиш. Колхоз базары янында корыштырылган күчмә циркта мотоцикл белән стенада йөргәннәрен карап утыруларым төшләремә кереп йөдәтеп бетергән иде инде. В.Нуруллин Йөдәтеп йөрү Озак вакыт дәвамында, һаман кемне дә булса йөдәтү. Безнең авылларда бер-бер өйгә бер теләнче килеп, шул өйнең хатыны теләнчене: «Кит, кит, бабай, йөдәтеп йөрмә, бар, күземә күренмә!» – кебек сүзләр илә орышса, шуны ишеткән ире үзенең хатынына: «Каты бәрелмә, хатын! Ул карт Хозыр Ильяс булмасын!» – дип тәнбиһ итәдер. Г.Тукай. Ә нигә соң бал кортлары килмиләр? Савыт тирәли выжылдап очып, йөдәтеп йөрмиләр? А.Алиш Йөдәтеп килү Күптәннән, әллә кайчаннан бирле системалы йөдәтү. Күп еллардан бирле урысларны йөдәтеп килгән Казан падишаһлыгын бетерүе белән [җыелган халык] Иванны котлады. Һ.Атласи Йөдәтеп тору 1) Әле, хәзер йөдәтү 2) Әледән-әле, бертуктаусыз йөдәтү. Бала үзенең «нигә?», «ни өчен?»нәре белән атлаган саен йөдәтеп тора. Ф.Яруллин. Минем Зиттага бернинди дә бирәчәгем-алачагым юк, алайса, нигә ул җанымны йөдәтеп тора? Х.Камалов |