ЙӨГЕРҮ ф. 1. 1) Аякларны тиз-тиз алыштырып, җирдән кискен этәреш ясап, билгеле бер юнәлештә хәрәкәтләнү. Походка таңнан торып китәләр. Марш атлыйлар, йөгерәләр, «түш белән шуышып» йөриләр. Окоплар казыйлар. Г.Гобәй. Чәчкә бар көченә йөгерсә дә, яхшы атларга атланган куучылар аның эзенә тиз төшәләр. Н.Сәйяр. Көн дә, иртән торуга, рота алты чакрымга кросс йөгерә. З.Хөснияр

2) Кая да булса ашыгып йөрү, кызу-кызу бару. Минһаҗ абзый, безнең эш бик матавыклы бит, күп йөгерергә туры килә. А.Расих. Асылъяр, җайлы вакыт табып, Сәетгәрәе янына йөгерә. Н.Сәйяр

3) Зур тизлек белән хәрәкәт итү. Поезд исә, вак-төяк разъездларны бар дип тә белми, алга йөгерде дә йөгерде. Т.Әйди. Төн эчендә поезд йөгерә. Р.Мингалим

4) Зур тизлек белән таралу, җәелү (төтен, җил, яктылык)

5) Дулкынланып, дулкыннар ясап чайкалу. Дала буйлап кылганнар йөгерә, кылганнар йөгерә. Ефәк чукларын еш-еш кына селкеп, акрын гына кыштырдап, бик тырышып һәм бик кабаланып йөгерә кебек алар... Ә.Еники. Артларыннан дулкын-дулкын булып Ак кылганнар йөгерә тавышсыз. С.Гәрәева. Дулкын-дулкын йөгерә җиткән иген. Р.Гатауллин

6) Берәр төрле юнәлештә тизлек белән хәрәкәт итү, исү яки агу. Дулкыннар ярга йөгереп менәләр дә, вак ташларны өстерәп, шаулап, кире төшеп китәләр. И.Гази. Аяк астындагы юеш үләннәрне кабартырга тырышып, җил йөгерә. А.Гыйләҗев // Сузылу, буй юнәлештә урнашкан булу. Урман аланнарына керә-керә, бормаланып сузылган бу таш юл, очы-кырые булмаган мари урманнарын урталай кисеп, алга йөгерә дә йөгерә. Г.Гыйльманов. Юлның бер чаты кыр эченә, игеннәр арасына йөгерә ---. Ә.Баян

7) Юл транспортында барганда, тирә-яктагы күренешләрнең, әйберләрнең (юллар, сукмаклар, телефон чыбыклары һ.б.ның) шул транспорт тизлегенә тиң рәвештә артка чигенеп калуы. Тәрәзә яныннан берөзлексез көз агыла: сап-сары ак каеннар, күшегеп бөрешкән ялангач куаклар, агачлык араларыннан күренеп-күренеп киткән тайгак юллар, буш басулар һәм яңадан артка йөгергән агач-куаклар рәте. А.Сафин. Тәгәрмәчләр өстендә тәгәри заман, тизлек тәэсиреннән тирә-як табигате сызылып кына кала. Бар да артка йөгерә – хәтер аръягына. М.Галиев

8) күч. Тәнгә, тән әгъзаларына нинди дә булса тәэсир таралу. Бары Фёдоровны күргәч кенә аның йөзенә элекке ясалма мескенлек йөгерде. А.Расих. Сыйпап куйсам ап-ак гөлләр таҗын, Тәннәремә йөгерә җылылык. Ф.Яруллин

9) күч. Кул, күз, мускуллар хәрәкәте җиңел, җитез һәм өлгер булу. Әтәй [чалгысын] киң алдырып алга бара, кояшта янган ялангач аркасындагы мускуллар нәни бурсыклар сыман бер-берсенә таба йөгерә иде. Р.Зәйдулла. Аның яшькелт күзләре, кая барып сугылырга белмәгәндәй, арлы-бирле йөгерә иде. А.Вергазов

10) күч. Вакытның тиз, сиздермичә үтеп китүе. Һай, ничек тиз йөгерә бу еллар! И.Салахов

11) күч. Чигеннән ташып, агып чыгу. Моны һич тә улыннан көтмәгән ананың күзләренә яшь йөгерде. М.Хәбибуллин

12) күч. Язу әсбабы белән ак кәгазь өстенә хәрефләр тезү, язу. Кар өстеннән яланаяк чапкандай, салкын кәгазь өстеннән кайнар каләм йөгерә!.. Ш.Галиев

13) күч. Тиз арада хисләр, тойгылар тәэсире булып алу. Аның бит очларына оялчан алсулык йөгерде. Н.Фәттах. Гөлгенәнең таушала башлаган чибәр йөзенә акыл чаткылары, тирәнлек, олылык һәм горурлык йөгерде. А.Гыйләҗев. Минем дәшми торуымны күргәч, аның шат йөзенә гаҗәпләнү билгеләре йөгерде. А.Расих

14) күч. Нинди дә булса төс керү. Кайбер агачлар яфракларына сары йөгереп төс ташлый башлаган булсалар да, өстән җылы кояш көлеп торганга, парк эче үзенә бертөрле матур иде. З.Фәйзуллин. [Голумбаның] Чәче дегет кебек кап-кара, чигәсенә әзрәк чал йөгергән. М.Галиев

15) күч. Берәр нәрсә артыннан йөрү, көч куеп оештырырга, булдырырга тырышу. --- кич белән төн буе – әллә кайда, әллә нинди лекцияләр, укулар... Муса әфәнде шулар артыннан да җисмани вә рухани көче җиткәнчә йөгерә. Г.Тукай. Туй да туй дип, көне-төне йөгерә. Н.Гаетбай

16) күч. Тиз арада күп нәрсә башкарырга, эшләргә өлгерү, җитешү // Ашыгып-ашыгып, нәрсә дә булса эшләү. Хатын-кыз бертуктаусыз кайный: киенәләр, ясаналар, буяналар, тырт-мырт өйдән-өйгә йөгерәләр. Г.Ибраһимов. Бу ау, әлбәттә, чын ау түгел иде. Чынына алдан ук әзерләнәләр аның, орды-бәрде чыгып йөгермиләр. Н.Гыйматдинова

17) күч. Кемгә дә булса барып әйтү, әләкләү. Швалюк, ә нигә штаб башлыгына йөгерергә?! З.Хөснияр

18) күч. Уй-фикер йөртү. Дөрес, теле аның фикереннән алданрак йөгерә, әмма бу кимчелектән арыныр ул. Г.Үзиле. Уйлары: «Монда мине ниләр көтә?» – дип алга йөгерде. З.Фәтхетдинов. Тел төбеңне аңладым, мәзин абзый: димәк ки, сарыгыңны бер явызы урлаган булып чыга. Кемгә йөгерә күңелең? Әйт ярып кына. С.Поварисов

2. йөгереп рәв. мәгъ. Бик тиз. Йокларга яткыргач та, Искәндәр тынычланмады, йөгереп кенә абзарга чыгып, Бүркәнең муеныннан кочып саубуллашып керде. А.Гыйләҗев

Йөгерә башлау Йөгерергә тотыну. Валерия кулымны кысып тотты да, трамвайга таба йөгерә башладык. М.Юныс. Өстәлдән өстәлгә запискалар йөгерә башлады: белмисезме, профессорга ни булган? Г.Әпсәләмов

Йөгерә бирү Йөгерүне дәвам иттерү. Хатын бик ашыга иде, шуңамы, әллә артык кабалангангамы, абынды-сөртенде, --- үзалдына сөйләнә-сөйләнә, сулкылдый-сулкылдый йөгерә бирде. М.Маликова. --- өе тугайның эчендә иде, ишеге алдында камышлы олуг күл бар иде, шул дәкыйга камышның эченә йөгерә бирде. Ә.Баһадирхан

Йөгереп алу Бераз йөгерү. Шул чагында түгәрәк ике битенә сыек кына матур алсулык йөгереп ала. Р.Гарипов

Йөгереп җитү Берәр урынга яки нинди дә булса предмет яисә кайсы да булса зат янәшәсенә килеп җитешү, килергә өлгерү

Йөгереп йөрү Әле, хәзерге вакытта бертуктаусыз йөгерү. Моны [сагызны] Академия утырышыннан кайтып баручы профессор да, --- Эйфель башнясы янында фотоаппарат асып йөгереп йөрүче америкалы турист та чәйни. М.Мәһдиев. Бер урыннан икенче урынга тик йөгереп йөрим шунда. Ч.Айтматов. Автор, кулъязмасын күтәреп, өстәлдән өстәлгә йөгереп йөри. Р.Батулла

Йөгереп карау Куып тотарга омтылып йөгерү. Без тагын бер тын йөгереп карадык та, [трамвайны] куып җитә алмаячагыбызны аңлагач, тиргәнә-тиргәнә тротуарга чыктык. М.Юныс

Йөгереп килү Бер тапкыр урап чыгып йөгерү. Әйдә, әнә теге агачтан йөгереп киләбез

Йөгереп китү Кинәт йөгерә башлау. Менә ул, озын кунычлы резин итекләрен лаштыр-лоштыр китереп, ашыгып, урамга чыкты, биегәйтелгән урта юл буйлап югары очка таба йөгереп китте. М.Маликова. Гөлфинур, капыл гына кузгалып, ай нурлары коенган уйсулык буйлап йөгереп китте. А.Вергазов

Йөгереп тору 1) Әле, хәзерге вакытта йөгерү

2) Кушкан эшне, йомышны тиз-тиз, йөгереп башкару

3) Төрле якка елт-елт хәрәкәтләнү (күзләр турында). [Патшаның] Төпкә баткан нурсыз күзләре, тынычлык таба алмыйча, әле бер якка, әле икенче якка йөгереп торалар. С.Горский

Йөгереп узу 1) Берәр нәрсә яныннан йөгереп алга китү. Бабай дөрес әйткән икән: әледән-әле этләр йөгереп уза. Н.Дәүли. Кызлар керә, бер бала йөгереп уза. Т.Гыйззәт

2) Тиз барлыкка килеп, шунда ук бетү, юкка чыгу. Якындагы куак яфракларын шаулатып, беренче яңгыр йөгереп узды. Н.Фәттах. Галияр сулга кайшалып, кулы һавада асылынып торган арада, Сәрвиянең башыннан әнә шундый уйлар җәһәт йөгереп узды. М.Хуҗин. Ник күтәрелеп караганына, ник туганына үкенде шул мизгелдә. Аркасыннан салкын дулкын йөгереп узды. Т.Галиуллин

Йөгереп үтү к. йөгереп узу. Еллар инде узган, Хәтер офыгыннан Йөгереп үтә яшьлек эзләре. Р.Акъегет. Тик дугаланып килгән муеныннан арт сыртына табан бер-бер артлы ике дулкын йөгереп үтте. З.Зәйнуллин. Бер мизгел эчендә күпме уй башыннан йөгереп үтте. Р.Кәрами

Йөгереп чыгу Берәр вакыт дәвамында яки ниндидер араның башыннан ахырына кадәр йөгерү. [Яралы көенчә] --- урамның теге ягына йөгереп чыгарга каян көч тапты икән ул? В.Нуриев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә