ЙӨГЕРТҮ II ф. 1) Берәр әйбернең (мәс., балчык яки фаянс савытларның) өслеген юка гына сыек матдә, ялтыравык белән каплау. Рәсемдә --- яндырып эшләнгән һәм ялтыравыклы зәңгәр глазурь өстенә алтын йөгертеп бизәк төшерелгән кирпеч кыйпылчыгы. Ф.Латыйфи. [Матэ:] Дөрес! Сары чалгы бит бу. Менә сап куя торган җирендә, ике бармак читтәрәк, сары җиз йөгерткән. З.Зәйнуллин. [Мәчетнең] Стеналарына чүкеп, алтын-көмеш йөгертеп язылган Коръән сүрәләре, догалар. Р.Ибраһимов

2) Берәр нәрсәнең тузанын һ.б.ны юып төшерү яки изгеләштерү өчен аңа су бөркү, сибү. Балыкны вак кисәкләргә бүлгәләп, аларны су белән йөгертеп, инде суы кайнарланып килгән казанга салдылар. Ә.Салах. Тереклек суы йөгертеп сынландырылган шушы иксез-чиксез манзараларга шигъри әфсен өреп, яшәү нуры таратканга мәдхия җырлар өчен, Раббыбыз кешегә сүз тылсымы биргән. М.Галиев

Йөгертә төшү Бераз, өлешчә йөгертү

Йөгертеп алу Тиз генә йөгертү

Йөгертеп тору Һәрвакыт, даими рәвештә йөгертү

Йөгертеп чыгу Бөтен нәрсәгә йөгертү; берсен дә калдырмастан, барысын да йөгертү. Гасыйм Мәмәдович без юган җирне шлангтан су сиптереп йөгертеп чыга. М.Юныс



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә