ЙӨГЕРТҮ I ф. 1. 1) йөкл. юн. к. йөгерү

2) Берәр кеше яки нәрсә дә булса артыннан бик тиз әйләнеп кайту шарты белән каядыр җибәрү. Нәҗип чыгып китте, Ихлас идарә дежурныен завхоз янына йөгертте. А.Гыйләҗев. Мине тавык ояларын карап керергә йөгертә. А.Хәсәнов. Рушанга исә йөгертеп кенә кибеттән шәраб һәм консервалар алу эше ышанып тапшырылды. Р.Мирхәйдәров

3) Төрле йомыш белән бертуктаусыз әле анда, әле монда җибәрү. Ул иреннәрен кысып, усал елмаеп дәшми генә утырды, туган-тумачасын, кызы Миләүшәне берөзлексез йөгертте: кунакларның алды буш тора күрмәсен, эчемлек, ризык вакытында килеп торсын һәм башкалар. М.Мәһдиев

4) Куалау, юырттырып алып бару (ат турында). Ә бит язмыш Батыйга да бу зур эшне могҗиза дәрәҗәсендә, гүя ат йөгертеп үтеп барышлый гына башкаруны шарт итеп куя. М.Гайнетдин. Атларны салмак кына йөгертеп кайткан бер мәлдә, әнә шул Сукыр Сәхаплар турысын үтеп барганда, кинәт тарантасның арткы уң як тәгәрмәче күчәреннән чыгып, бер якка тәгәрәп китте. Ә.Салах

5) диал. Бәйгедә катнашу, ат чаптыру

6) Камчы белән яки төрле авазлар кычкырып куып алып бару (мәс., көтүне). Мин инде ата каздан курыкмыйча, ояларын чыбык белән туздырып, йөгертеп кенә, су буена куып төшерәм. Ф.Яхин

7) күч. Күзләрне тиз-тиз төрле якка хәрәкәтләндерү, күзләр белән тиз генә тирә-якны карап чыгу. Җиһангир, каш астыннан күзләрен йөгертеп, соңгы тапкыр тирә-ягына күз сала. Г.Әпсәләмов

8) күч. Нинди дә булса чалымнар чыгару, ниндидер билгеләр барлыкка китерү. Сәйдәшнең җавабыннан соң кинәт кенә калкып, чем-кара мыеклары астыннан елмаю билгеләре йөгертеп, кызык бер хәлне сөйләргә җыенганы сизелде. Р.Низами. Әбелгаз абзый тиз генә бирешмәс! Үзенең дәфтәрен актарыр, бер сары битенә тукталып, беркатлы, саф күзләренә килешмәүчәнлек төсмере йөгертеп, җиз тавыш белән үзенекен тәкърарларга керешер. Т.Галиуллин

2. йөгертеп рәв. мәгъ. 1) Ашыктырып, тиз-тиз, тиз арада. Әби моңа, йөгертеп, шәл дә китерә. Әкият. Мөнир абыйсы, кызу-кызу атлап, аны йөгертеп диярлек, урам буйлап алып китте. Ф.Садриев

2) Бик тиз, өстән-өстән генә, җентекләп тормыйча. Четерекле милли мәсьәләләр чыкканда, өстән йөгертеп кенә үтәргә яратканнар өчен? Миргазиян аганың һәммә нәрсәнең төбенә – җелегенә төшеп карау, ваемсызлыкны уяту үҗәтлеге, метекче холкы күпләргә бик үк ошап та бетмәгәндер. М.Галиев. Хәдичә түти, кунак солдатның Гафифәне яңадан телгә алуыннан куркып, аңа йөгертеп кенә авыл хәлләрен, колхозның ничек эшләвен сөйли. Г.Бәширов

3) Тиз, җаен белеп, җиңел (эшләү)

4) Төртелмичә, шома. Шулай булмыйча ни, әле кайчан гына татарча «әни» сүзен дә белмәгән балалар инде рәхәтләнеп сөйләшәләр, йөгертеп укыйлар, алай гына түгел, әкият-тамашалар куялар. Ф.Хәкимова

Йөгертә тору Әледән-әле йөгертү. Яшүсмер Мифтах өй йомышларыннан бушамады, аны әле Фәтхия әби, әле Мәфтуха килен бертуктаусыз йөгертә тордылар. Г.Ибраһимов

Йөгертеп алу Кыска вакыт дәвамында тиз генә йөгертү. [Кыз] Кая карарга белмичә, күзләрен бераз дымландырып, йөгертеп алганнан соң, аска карап, Чыңгыз тәкъдим иткән йомшак кәнәфигә килеп утырды. З.Садыйков. Гөлзиләнең партасына таянып, кинога дәшүен көтте. Кыз, үзе дә сизмәстән, тирә-якка күз йөгертеп алды. М.Кәбиров

Йөгертеп җибәрү 1) Йөгереп китәргә этәргеч бирү, кузгату

2) Аякка бастыру, авырудан терелтү. Үземнең бәләкәй аптегымны алып барып, [тегермән хуҗасын] тиз генә йөгертеп җибәрергә тырышсам да терелтә алмадым. М.Фәйзуллин

Йөгертеп тору Бертуктаусыз йөгертү

Йөгертеп үтү Берәр нәрсә яныннан йөгертү

Йөгертеп чыгу Нәрсәне дә булса башыннан алып ахырына кадәр йөгертү. Экспертиза нәтиҗәләрен ул башта, кәнәфи кырыена таянган килеш, күзләре белән тиз-тиз йөгертеп чыкты. Р.Мөхәммәтҗан. Азат тиз генә залга күз йөгертеп чыкты, йөзеннән ниндидер караңгы күләгә узгандай булды. Ф.Латыйфи. – Мин рентген аппараты түгел, дустым, – диде ул, Toликны ыңгыраштырып булса да, бармакларын аның сул аягы буйлап йөгертеп чыккач. А.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә