ЙӨГЕРЕШЧЕ и. спорт Йөгерү спорты белән шөгыльләнүче. Спорт мастерлары гына да дүртәү бездә. Ике штангачы, берсе городки уены буенча, ә берсе – йөгерешче. В.Нуруллин // Йөгерү ярышында катнашучы. Безнең авылда Нуришан картка күбрәк кушаматы белән эндәшәләр иде. Башта аңа «йөгерешче малай», аннары «йөгерешче егет» диләр. «Йөгерешче абый»дан «йөгерешче абзый»га күчә. «Йөгерешче бабай»га әйләнүен безнең буын да хәтерли. М.Хуҗин. Атлар чапкан арада, мәйданда йөгерешчеләр ярышы башлана. Казан утлары |