ЙӨГЕРЕШҮ ф. 1) Ярышып, узышып йөгерү. Атлар да чабышты, малайлар да йөгереште, яулыклар да алынды; шулай итеп, сабан туе да бетте. Г.Тукай. Үр артына ышыкланган бу урында алар үз ярышларын оештыралар: йөгерешәләр, таяк тартышалар, көч сынашалар иде. М.Маликова

2) Су өслегендәге дулкыннар тиз-тиз хәрәкәтләнү. Каршы яктан салкынча җил исә, болганчык су өстен шадралатып, дулкыннар йөгерешә. Ф.Садриев. Чишмә сулары вак-вак шарчыкларга охшап, ташларга бәрелә-сугыла, нечкә моңнар сузып йөгерешә кебек. Н.Хәсәнов

3) Бер-бер артлы йөгерү. Озак та үтмәде, автомат тоткан немецлар, этләр ияртеп, зона эченә йөгерешеп керделәр. С.Йосыпов // Бер-бер артлы берәр нәрсә тирәсендә әйләнеп йөгерү. Җрецлар, луперклар, корбан ителгән кәҗә тиреләрен ябынып, Палатин калкулыгы тирәли йөгерешкәннәр, теләкләр теләгәннәр. Мәдәни җомга

4) Бергәләп әле бер, әле икенче юнәлештә йөгерү (күпләр турында). Табиблар, куркып, минем тирәдә тыз-быз йөгерешкән икән. Н.Гыйматдинова. Сугышчылар, күнитекләрен дә салып атып, юеш җирдә яланаяк йөгерешеп, үзара шаярышып рәхәтләнә. Т.Әйди. Урал таудан агып төшкән гөрләвекләр буенда, кәгазь көймә агызып, малайлар йөгерешә. Р.Мөхәммәдиев

5) күч. Берәр нәрсә өслегеннән тиз-тиз күз йөртү. [Ибрай] Шкаф ишеген ачты, күзләре төрле-төрле аракылар өстеннән йөгереште. Н.Хәсәнов

6) Кешедә нинди дә булса хис-тойгылар күренеше булып алу (мәс., шатлык, сыкрану билгеләре һ.б.ш.). Мөнәвәрәнең күз төпләре дымланды, күңел күлен тибрәлдереп, хис дулкыннары йөгереште. Н.Гыйматдинова

Йөгерешеп йөрү Төрлесе төрле якка йөгерешү. Чак кына читтәрәк --- сызгырынып, озын сыйраклы ике тәлләтәвеч йөгерешеп йөри. М.Хәсәнов. Әнә бандитлар, котырган этләр шикелле, һаман йорттан йортка йөгерешеп йөриләр. Н.Дәүли

Йөгерешеп китү Кинәт бергәләп йөгерә башлау. Сукмакка чыгып, йөгерешеп киттек. М.Юныс. [Этләр] Борыннарын җиргә сузып иснәнә-иснәнә тагын йөгерешеп китәләр. Н.Дәүли

Йөгерешеп узу Бергәләп берәр нәрсә яныннан яки өстеннән йөгерешү. Барлык фәннәрне дә су урынына эчә, әйбәт укый, алдынгылардан санала, әмма язуы юк инде: дәфтәр битләре өстеннән бер көтү таракан йөгерешеп узган кебек. З.Хөснияр

Йөгерешеп үтү к. йөгерешеп узу. Аның күз алдыннан моңсуланып калган кырлар, юл читендәге шәрә агачлар ---, каядыр ашыккандай, йөгерешеп кенә үтәләр. Г.Үзиле



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә