ЙӨГЕРЕШ и. 1) Төрлесе төрле якка йөгерү (күпләр турында). Китте чыр-чу, китте тавыш, йөгереш, качыш. Г.Бәширов

2) спорт Йөгерү ярышы. «Эстафета» дигән йомышсыз йөгерешләре ---күңелләрен күтәрәме? Ә.Баянов. Шуннан соң Сабантуй уеннарына охшашлы уеннар – ат чабыш, йөгереш һ.б. оештырылган. Р.Ягъфәров

3) диал. Ат чабышы, бәйге

4) Тиз үтеш, тиз агыш. Олыгайган саен, елларның йөгереше кызулана бара: «чылк» – бер ел узган, «чылк» – икенчесе. М.Маликова

5) Берәр нәрсәнең тиз-тиз хәрәкәтләнү рәвеше. [Клавишалар өстеннән] Бармакларның йөгерешен шуның белән генә чагыштыра алыр иде Әхмәтсафа. Ф.Сафин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә