ЙӨГЕРЕКЛЕК и. Йөгерек булу. [Йөгерек:] Мин – сукыр кеше, ди, минем йөгереклектән көнләшеп, агаларым минем ике күземне сукырайттылар да шушы җирләргә китереп калдырып киттеләр, ди. Әкият. Аскарак салынган иреннәре белән зур авыз эчендә тезелгән ак, озын тешләр, ут уйнап торган ялкынлы зур күзләр, бигрәк тә ут чыгаргандай каты, үткен, тиз баса торган йомры кечкенә ялтыр тояклар аның бу киң далада бик күп җылкыларга алын бирмәс йөгереклеген күрсәтәләр. Г.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә