ЙӨГЕРЕК с. 1. 1) Кызу йөгерә торган; елдам, җитез. Исемле йөгерек ирләр бүген көчләрен сынашмакчылар. Г.Ибраһимов. Ренат рәсем төшерергә бик ярата. Ул кызылармеецлар ясый, өйләр ясый, йөгерек атлар да эшләп куя. А.Алиш // Хәрәкәт итү тизлеге көчле булган. Озакламый җылы яз да үзенең купшы фаэтонында килеп җитәр, тәрәзәләрдән кояш нурлары сибелер, стеналарда ап-ак йөгерек шәүләләр биешә башлар. А.Расих // Йөгерешеп, куышып уйный торган. Яшьләр биеп, йөгерек уеннар уйнап арыгач, ял иткәндә әйтешкән иң үткен, иң җор сүзләр – Каимәнеке. С.Хафизов

2) Тиз ага торган. Баһаветдин исә аны күрмәде дә: бер чибәркәй белән инеш ярына иңгә-иң утырган да учак яктысы төшкән йөгерек агымга чәчәк таҗларын өзеп ата-ата уйный иде. Т.Әйди. Каерылып үлән үскән тын яткылны урталай ярып аккан йөгерек инеш каядыр кояш баешына ашыга. Җ.Рәхимов. Мул сулы, йөгерек елга ярындагы болында көне-төне учаклар дөрли. Ф.Латыйфи // Тиз исә торган. Нәкъ шул мәлдә йөгерек таң җиле, яфракларын шыбырдатып, өянкенең сак йокысын ачты. М.Галиев

3) Хәрәкәтчән, җитез; өлгер, елгыр. [Галәү] «Әпипә!» – дип кычкырды һәм кулларын югары күтәреп, бармакларын шартлата-шартлата, җиңел, йөгерек адымнар белән түгәрәк әйләнеп биеп китте. Н.Фәттах. Аның --- тегү-чигүгә кулы йөгерек. М.Хәсәнов

4) күч. Уйнаклап торган, ялт-йолт иткән. Ә йөзгә – ачык чырайлы, күзләре йөгерек, утлы күмер сыман әллә каян балкып көлеп тора. Р.Мөхәммәдиев. Миңа эчке бер дошманлык белән йөгерек караш ташлап алды. Ф.Углов. Кечкенә кара күзләре борчулы, йөгерек. Т.Галиуллин

5) күч. Өстән-өстән генә булган, эчтәлегенә бик төшенеп тормаган

6) күч. Кыска, ашык-пошык; тиз арада булып узган

7) күч. Тиз, җиңел һәм күп язган. [Матушкинның] Йөгерек алтын каләмен редакциянең иң каныгучан кешесе – җаваплы секретарь, күзлекле Хафизов кына туктатса туктата алыр иде. Ә.Мушинский

8) күч. Шома, тиз, җиңел. [Зөннар] Эштә дә бик җитез, урыс димәссең, теле дә йөгерек. Р.Батулла. Ширәмәтовтан алып, кәгазен карыйм: язуы йөгерек, гайрәтле, яшен эзе күк. Ә.Гаффар. [«Муса» романы] Ана телендә нәшер ителгәне, калын китап булуга карамастан, отышлырак, милли бизәкләр, тапкыр сүзләр, уңышлы җөмләләр хисабына җиңелрәк, йөгерегрәк укыла. Казан утлары

2. рәв. мәгъ. күч. Тиз-тиз, төртелмичә (мәс., уку). Бәйрәмхан аны: – Йөгерек укыдың, дөрес укыдың, хәрефне әйбәт таныйсың икән, – дип бүлдерде. М.Хуҗин

3. и. мәгъ. 1) Чабыш өчен махсус өйрәтелгән ат. Чын йөгеректә сын булмас, Чын сылуда миң булмас. Мәкаль

2) сир. гади с. Бик тиз йөгерә (чаба) алган кеше. Кая ул йөгерек артыннан җитү. Әкият

4. хәб. функ. Күз алдыннан, яннан тиз үтеп китү турында. Яшел уйсулыкны, чиста каеннарны күреп рәхәтләнергә өлгермисең, автобус аларны җәһәт үтеп китә – безнең төбәкләрдә дә юллар йөгерек икән. М.Хужин

Йөгерек акыллы к. йөгерек зиһенле. Йөгерек зиһенле Бик үткен, зирәк. Аягың җитез, зиһенең йөгерек, кулың нык? --- авызың биктә булсын! Ф.Латыйфи. Җөдә – йөгерек фикерле бала. Т.Әйди



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә