ЙӨГЕРӘ-АТЛЫЙ рәв. Тиз-тиз, ашыгып; бер йөгереп, бер адымлап. Гамир тиз генә кызларның уенчыкларын җыеп кулларына тоттырды да, икесен ике яктан җитәкләп, йөгерә-атлый аланга ашыкты. З.Фәйзуллин. Кыз, җавап көтмәстән, йөгерә-атлый, беренче катка төшеп китте. Ф.Сафин |