ЙӨГЕНҮ ф. 1) Гәүдәне бераз алга таба ию 2) Чүгү, түбәнчелек күрсәтү. Сөмбелтай янә тез йөгенде дә: – Башым өстә, йөзем түбән! – дип юкка чыкты. Р.Батулла. Алдына килеп бер тезенә йөгенә: «Наилә, минем кәләшем булырга син ризамы?» Р.Зарипов 3) күч. Аптыраган хәлгә килү, гаҗиз булу, хәлсезләнү Йөгенә башлау Йөгенергә тотыну. Тик, сатып алган атның хакын түли-түли, Сәйфулла йөгенә башлады. З.Зәйнуллин |