ЙӨГЕНДЕРҮ ф. 1) йөкл. юн. сир. к. йөгенү

2) күч. Буйсындыру, чүктерү. Җир шарын яулый, хисапсыз күп халыкларның патшаларын үзенә тез йөгендерә. Р.Зарипов

3) күч. Соңгы көченә калдыру, авыр хәлгә җиткерү, тәмам хәлсезләндерү. Балтырган шулпасында җан саклаган, ачлыктан шешенә башлаган адәм баласын тәмам йөгендерү өчен эшләнмәде микән ул? А.Хәлим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә