ЙӨГӘНСЕЗЛЕК и. 1) Әдәпсез, тыйнаксыз булу; азгынлык. Кыскасы, без Үзбәк белән, аның йөгәнсезлегенә карамастан, уртак тел табабыз, бик күңелле итеп уйныйбыз. А.Расих. Юктыр, мәхәббәт түгелдер ул, гашыйклык түгелдер ул; гап-гади йөгәнсезлек, җенси комсызлык бу. Р.Батулла

2) Башбаштаклык, сансызлык, үзиреклелек. Билгеле, мондый сансызлык, йөгәнсезлек дин сабакларының дәрәҗәсе төшүдән, --- бары атайлар мәҗбүр иткәнгә күрә генә йөреп маташудан килә иде. Ә.Еники



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә