ЙӨГӘНСЕЗЛӘНҮ ф. 1. Йөгәнсезгә әйләнү; азу, әдәпсез кылану, буйсынмау. Ләкин, «беләм» дигәч тә, ул тикле үк йөгәнсезләнергә ярамый бит инде. В.Нуруллин. Элегрәк тә хатыннарның кылларын чиерткәләп йөргән бабаң инде бөтенләй йөгәнсезләнә. Г.Кашапов. Кай арада бу тикле йөгәнсезләнергә җитеште соң әле бу малай? Б.Камалов 2. йөгәнсезләнеп рәв. мәгъ. Иркенләп, тыелгысыз рәвештә. Икенче көн инде урамда буран йөгәнсезләнеп котыра Йөгәнсезләнә бару Акрынлап йөгәнсезләнү, йөгәнсезлек сыйфатлары эзлекле рәвештә арту Йөгәнсезләнә башлау Йөгәнсезләнергә тотыну. Парторг эше катлауланды. Кешеләр шактый гына йөгәнсезләнә башладылар. Х.Камалов Йөгәнсезләнә төшү Бераз йөгәнсезләнү Йөгәнсезләнеп алу Ара-тирә яки бик кыска вакыт арасында йөгәнсезләнү Йөгәнсезләнеп китү Йөгәнсезгә әверелә башлау, кинәт шундый кешегә хас сыйфатлар барлыкка килү. Хак, Йосыф кахан аңа ошады, күңеле кинәт йомшарып, йөгәнсезләнеп китте, ләкин бу хәл шундук үтте. М.Хәбибуллин |